Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Үзара салым акчасын түләмәгәннәргә штраф салыначак

Бүген чисталык комиссиясенең чираттагы утырышы булды, чисталыкка аяк чалучылар белән бергә үзара салым акчасын түләмәгәннәрне дә җәзага тарттылар.

Комиссия утырышына үзара салым акчасын инде икенче елын түләмәүчеләр чакырылган иде. Салавыч, Урта Көшкәт авыл җирлекләрендә яшәүче берничә законга буйсынмаган граждан мең сум күләменә штрафка тартылды.

- Киләчәктә үзара салым акчасын түләмәгән һәркем штрафка тартылачак. Беркем дә җәзасыз калмый. Чөнки үзара салым акчасына сез йөрисе юлларга таш түшәлә, сез суын эчкән чишмәләр, якыннарыгыз җирләнгән зиратлар төзеләндерелә. Һәр җирлек буенча үзара салым акчасын җыю 100 процентка үтәлергә тиеш, - диде комиссия рәисе Рамил Шакиров.

Шулай ук комиссиядә Куныр һәм Пыжмара авылларында төзелеш материалларын урамга, салам эскертләрен тыкрыкка куйган һәм "Кызыл линия"дән чыгып утын лапасы тоткан кешеләрнең эшләре тикшерелде. Төрле авылларда яшәсәләр дә, алар бер үк законны бозган. Һәм шуның өчен штрафка тартылдылар. Исегезгә төшерәбез: минималь административ штраф суммасы - 2000нән алып 5000 сумга кадәр.

Административ комиссия әгъзалары билгеләп үткәнчә, шәхси йортларга караган территорияләрдә санитар хәл начар килеш кала бирә. Теләсә-кайсы торак пунктның чиста һәм тәртиптә булуы - анда яшәүчеләрнең культурасы һәм тәрбия дәрәҗәсенең төп күрсәткече. Авылга килгән кунаклар аның турында биналарның, корылмаларның матурлыгын күзәтеп кенә түгел, урамнарның чисталыгын күреп тә беренче тәэсирләрен алачак. Ә чисталык, иң беренче чиратта, урамнардан, ишегалларыннан, йортлардан һәм фатирлардан башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250