Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Юллардагы җавапсызлыкның ахыры бик күңелсез тәмамланырга мөмкин.

Тәҗрибәле шофер алдын-артын уйламыйча, мөмкинлекләрне чамаламый торып, алдагы транспортны узам дип беркайчан да юлның каршы як полосасына чыкмый. Чөнки белә: моңа бәйле рәвештә аварияләр еш булып тора.

Әнә узган ай азагында Минзәлә районында шундый авария булды. «Рено-Флюэнс» автомобилендә баручы 1954нче елгы ир кагыйдәләрне саңга сукмыйча, югары тизлектә каршы як полосага чыга һәм каршысына кинәт килеп чыккан «Вольво» йөк автомобиле белән бәрелешә. «Рено»дагы куркынычсызлык каешын эләктермәгән шофер һәм пассажир урында үлә. Башлангыч тикшерүләр шоферның алкоголь кулланганын да күрсәтә.
Питрәч районында «Шевроле Лачетти» машинасында баручы 1966нчы елгы ир явып торган яңгыр юл хәрәкәте куркынычсызлыгына комачаулык ясауга карамастан, алдагы машинаны узам дип, каршы як полосага чыга һәм «Вольво» йөк автомобиле белән бәрелешә. «Шевроле»дагы шофер һәм пассажир урында үлә.
Быел җиде айда кагыйдәләрне сакламыйча каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә республикада 379 авария булган. Бу узган ел шул чорга караганда 30 процентка күбрәк. Аларда 131 кеше үлгән, 671е тән җәрәхәтләре алган. Һәм әлеге күңелсез статистика үткән елларга караганда нык арта бара.
Шуңа күрә дәүләт автоинспекциясе шоферларны тагын бер кат искәртә. Юлда иң беренче чиратта ашыкмагыз. Кискен хәрәкәтләр ясап, каршы як полосага чыгу үзе үк авария тудыруга бер сәбәп булып тора. Алдагы транспортны бөтен мөмкинлекләрне исәпләп күрүчәнлек яхшы булганда гына карап узганда мондый аварияләр булмас иде.
Фото: http://zapaskina.ru/?page_id=90

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250