Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Аллам сакласын: үзенә кабер казуны таләп иткәннәр

Коточкыч хәлне тикшерү тәмамланды.

Башкортстанда яшәүче бер-берсенә гашыйк пар, дусларыннан бурычын түләүне таләп итеп, аны бик нык кыйнаганнар.

Голивуд экранизациясенә лаеклы бу хәл Күмертау янында була. Бер көнне зыян күргән Руслан янына аның күптәнге танышлары Ирина белән Тимур (исемнәр үзгәртелде) килә һәм аны өйдә авыр комодны күчерүдә ярдәм сорап, үзләре белән алып китә. Җиһазны күчергәннән соң компания исерткеч эчемлекләр эчәргә керешә — ул кичне Руслан йөкле хатыны янына өйгә кайта да алмый.

Икенче көнне иртән хуҗалар кунакка Агыйдел буена барып, «баш төзәтергә» тәкъдим итә. Ир моңа да ризалашкан, һәм берникадәр вакыттан соң алар инде машина салонында «ял итә» башлый. Бераздан Тимур Русланнан җитди сөйләшү өчен урамга чыгуны сорый.

Русланга аның авырлы хатыны янәсе ике мең сум тиеш (нәтиҗәдә бу ялган булып чыга) дип белдерәләр һәм бик нык итеп кыйный башлыйдар. Шунда ук аңа үзенә кабер казырга да кушалар. Ирне җиргә егып салгач, Ирина Русланның башына көрәк белән суга. Гашыйклар озак вакыт ирне кыйнаганнан соң, аны машинага салып, фатирларына алып китәләр. Анда пар алкоголь эчүне дәвам итә. Бәхеткә ир бу вакытта алардан чыгып кача ала.

Гаепләнүчеләр Русланны кыйнарга теләмәүләрен белдерә. Алар версиясе буенча, Руслан янәсе Иринага бәйләнгән, ә Тимур хатынны якларга тырышкан. Криминаль үткәннәрен исәпкә алып (алар урлаулар һәм талаулар өчен хөкем ителгән инде), суд бу парны 3,5 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Шулай ук Иринадан мораль компенсация сыйфатында 50 мең сум акча түләтелгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев