Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балалар иминлеге үз кулларыбызда шоферлар!

Балалар һәрберебезнең яшәү мәгънәсе булып тора. Аларга нәрсәнедер алырга жәлләп, аннары үкенерлек булмасын иде. Бу бигрәк тә сабыйларыбызны машинада утыртып йөртә торган махсус креслоларга кагыла.

Район ЮХИДИ бүлегенә булган берничә соравы-бызга аның җитәкчесе Фәргать Шәфигуллин җавап бирде.
- Юл йөрү кагыйдәсендә әйтелгәнчә, 12 яшькәчә балалар машинада махсус автокреслоларда йөрергә тиеш. Моны үтәмәгән очракта штраф - 3000 сум. Бүгенге көндә кайбер шоферлар җаваплылыктан качу өчен иминлек каешына беркетелә торган адаптерлар (ул өчпочмак формасындагы төймәле яки кнопкалы чүпрәк әйбер) кулланалар. Мондый экономияләүләр зур фаҗига белән төгәлләнергә мөмкин. ГОСТ буенча адаптер балалар иминлеген саклаучылар рәтенә керми. Ә ул исәпкә бары махсус җайланма: автокресло һәм бустер - иминлек каешлары үзендә булмаган аркалы яки аркасыз утыргыч (сиденье) керә. Алар сертификация алгач, махсус сынауларны һәм крэш-тестларны уңышлы үткән очракта, Европа стандартларына туры килүче билге ала.
- Зур гәүдәле балаларга яраклы автокресло тапмаганда, аларны ни-чек йөртергә?
- Бу очракта бустер кулланырга киңәш ителә. Ләкин ул машинаның бары арткы утыргычына гына беркетелгән булырга тиеш.
- Машинада барганда әти яки әни генә булган очракта, баланы автокресло белән алгы утыргычка утыртырга мөмкинме?
- Мөмкин, ләкин акрын тизлек сайлаган очракта гына. Шулай да моның куркыныч икәнен һәр шофер аңларга тиеш, чөнки иномаркалар юл-транспорт һәлакәтенә очраганда аларның куркынычсызлык мендәрләре чыга һәм ул баланы кысып куя. Шуңа да иномаркаларда сабыегызны алга утыртырга уйласагыз, автокреслосын арты тәрәзәгә карап торырлык итеп урнаштырыгыз.
Фото: http://mama.sarbc.ru/articles/kak-vybrat-avtokreslo-dlya-rebenka.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250