Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Экстремизмнан саклан

Дөньяда кискен карашлар, төрле сәяси тотрыксызлыклар китереп чыгару, илнең, халыкның куркынычсызлыгына зыян салу өчен аерым бер кешеләр, төркемнәр нәрсәләр генә уйлап чыгармыйлар.

Алар үз идеяләрен гадәттән тыш өстен итеп тоеп, ахыргача шул идеяләрне чынга ашырырга торалар. Дөньяда башка төрле карашлар да булу мөмкинлеген кире кагалар. Сайлаган максатларына ирешү өчен чиктән тыш чаралар кулланалар. Шуңа күрә дә экстремистлык эшчәнлеге идеологиядә хокукка каршы гамәлләргә чакыручы куәтле криминал фактор булып санала.


Экстремист идеяләрне тормышка ашырырга омтылуның иң яман формасы - террорчылык. Террорчылык - ул кешелеккә карата эшләнгән җинаять. Аның барышында террорчылык гамәлләре дә әзерләнә һәм тормышка ашырыла, заложниклар алына, нәтиҗәдә бер гаепсез кешеләр зарар күрә. Күпчелек очракта экстремизмны, террорчылыкны Ислам дине белән бәйлиләр. Әмма Ислам үзе террор корбаны түгелме соң?! 1 ел элек башкалабыз Казанда булган хәлләргә беркем дә битараф калмагандыр. Менә шундый сәбәпләрне искә алып, экстремистлык һәм террорчылык эшчәнлеге өчен җинаять җаваплылыгы турындагы законнарга (ул 2002 елның 25 июнендә кабул ителгән иде) үзгәрешләр кертелде. Бүген гамәлдә булган РФ Җинаять кодексы экстремистлык эшчәнлеген башлангыч чорында ук юкка чыгара торган нормаларны күздә тота. Мисал өчен, «Гражданнарның шәхесенә һәм хокукларына кул сузучы берләшмәне оештыру», «Милли, раса яки дини дошманлык тудыру», «Экстремистик бердәмлек оештыру», «Экстремистик оешма эшчәнлеген оештыру» дип исемләнгән маддәләр. Барлык бу маддәләр буенча иректән мәхрүм итү белән бәйле каты җәза каралган.


Безнең район зур, күп милләтле, динле төбәк. Төрле төркемнәрнең районның дистәләгән еллар дәвам иткән тынычлыгын, халыклар дуслыгын бозарга омтылулары ихтималын онытырга ярамый.


Райондашларга шуны искәртәсе килә: экстремизм, дини, раса яки милли дошманлык күргән, сизгән очракта битараф калмагыз, алар турында 2-43-46 номерлы телефонына - район эчке эшләр бүлегенә яки куркынычсызлык хезмәте органнарына, яисә тикшерү комитеты әгъзаларына хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250