Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хокук белгечләре

Ноябрь - Хокук айлыгы уңаеннан, Куныр һәм Нөнәгәр урта мәктәпләре укучылары арасында «Хокук белгечләре» дип исемләнгән конкурс булып узды.

Быел беренче тапкыр үткәрелүче бу конкурс алдагы елларда да елга бер тапкыр үзләрен көчле итеп таныткан мәктәпләр арасында үтәчәк. Чараны оештыру очраклы түгел. Юрист һөнәренең абруен арттыру, әһәмиятлелеген һәм күпкырлылыгын чагылдыру белән беррәттән, хокук белемен пропагандалау, хокук өлкәсендәге әхлакны үстерү конкурсның төп максатлары булып тора.
Алты биремнән торган бәйге бик таләпчән жюри тарафыннан бәяләнеп, җитешсезлекләрне дә, өстенлекләрне дә төгәл күрсәтүдән гыйбарәт булды. Кемдер үзен сәхнәдә ышанычлы тотты, ә кемнеңдер теоретик яктан хәзерлеге яхшырак иде. Әмма ничек кенә булмасын, аз гына вакыт эчендә, олимпиадаларга катнашу белән беррәттән, конкурска әзерләнергә дә вакыт тапкан укучыларның хезмәтен югары бәяләми мөмкин түгел.
Куныр урта мәктәбенең «Калкан» командасы «Закон сагында барыбыз да бертигез» дип исемләнгән театральләштерелгән чыгышын зур осталык белән башкарды. Укучыларның артистлык осталыгы һәм вакыйга бара торган урыннарның сәхнәдә бүленеше бөтен нечкәлекләре белән уйланыштан. Хокук өлкәсенә кагылышлы сораулар исә ике як команданы да шактый гына уйланырга мәҗбүр итте. Тамашачы өчен сораулар бик авыр тоелса да, жюри рәисе - район прокуроры Зөфәр Мәүлет улы Абитов белдерүенчә, сораулар авыр түгел, аларның һәммәсенә дә җавап мәктәп программасында бар. Сорауларның русча бирелүен, ә Нөнәгәр һәм Куныр мәктәпләрендә укуларның татар телендә алып барылуын исәпкә алсак, җавап бирүдәге кыенлыклар сүзсез дә аңлашыла кебек. Әмма ни генә дисәң дә, бу аклану өчен сәбәп түгел. Конкурста шулай ук Рәсәй Федерациясенең гражданлык һәм гаилә хокук¬лары нормалары буенча да белемнәре тикшерелде. Рәсәй прокуратурасы тарихына да сәяхәт кылынды. Укучылар ораторлык осталыклары буенча да сыналды. «Фигыль аша халык йөрәгенә үтеп керү» («Глаголом жечь сердца людей») конкурсында Илгиз Әсхәдуллин («Калкан» командасыннан) һәм Гөлсинә Кәлимуллина («Фемида») адвокат ролендә яклаучы буларак чыгыш ясады. Илгиз ораторлык сәләтенә көчлерәк булып чыкты. Аның чыгышы жюри әгъзаларын гаепләнүчегә мөмкин кадәр йомшаграк җәза бирергә кирәклегенә ышандырды. «Коррупция барып чыкмас!» дигән ролик укучылардан иҗадилык таләп итсә дә, ике команда да жюриның өметләрен аклаучы эш тәкъдим итә алмады. «Фемида» командасының ролигы укучыларның үзләре катнашында әзерләнсә дә, иҗадилык җитмәү эшнең сыйфатын «аксатты». Ә кунырлылар ролик эшләүгә сай караган. Алар мультфильм геройлары катнашында озын ролик әзерләгән. Мондый эчтәлектәге роликлар кызык түгел һәм озын булуы да тамашачыны ялыктыра. Тормыштан алырлык күпме гыйбрәт бар, үзе әзер ролик, бары фантазияне генә эшкә җигү кирәк.
Беренче коймак төерле була, дияргә яратсак та, конкурс тиешле югарылыкта узды. Балаларның сәхнәдә үз-үзләрен иркен тотмавы жюри тарафыннан аерым әйтелсә дә, бәлки закон белән бәйле конкурста артык иркенәю дә мөмкин эш түгелдер. Ә бәлки, тәүге тапкыр үткәре¬лүче конкурста беренчеләрдән булып чыгыш ясау да үзен сиздерми калмагандыр. Тик ни генә булмасын, җиңүчеләр билгеле. Күчмә Кубокны Нөнәгәрнең «Фемида» командасы яулады. Икенче елга хокук белгечләре кубокны үзләрендә калдыра алырмы, вакыт күрсәтер. Рәсемдә: Район прокуроры Зөфәр Мәүлет улы Абитов (сулдан беренче) Нөнәгәр урта мәктәбенең «Фемида» командасы капитанын җиңүләре белән тәбрик итә. Бәйгене алып баручы Энҗе Сабирова (уңнан беренче) кулында исә - Күчмә кубок.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250