Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Исерек шоферлар арта

Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Фәргать Шәфигуллин белән машина йөртүче исерек шоферлар турында сөйләшәбез.

- Хәлләр бер дә әйбәтләнергә ошамаган. Узган елның сентябрендә чыккан яңа законнан соң шоферларыбыз спиртлы эчемлекләргә ныграк тартыла башлады бугай.
- Нәрсәгә алай дисез?
- 2012нче елда 1 сентябрьдән соң 20 шофер юлда исерек килеш эләгеп чара күрелгән булса, узган ел андыйлар саны 34 булды.
- Бәлки сез рейдларга күбрәк чыккансыздыр?
- Нишләп алай булсын инде. Яшьләр әз-мәз эчеп рульгә утыруны дәрәҗәгә саный башладылар. Правасыз калудан да курыкмыйлар, ел ярымнан барыбер кире ала бит.
- 30 мең сум штрафы да бар ич әле.
- Нәрсә, үзләре эшләп түлиләр дисеңме. Тот капчыгыңны. Әти-әни, әби-бабай кесәсе чыдам бит.
- Исереп рульгә утыручылар юлларда аварияләр дә китереп чыгара бит әле...
- Әйе шул, эчкән кешегә диңгез тубыктан. Машинасын да зур тизлектә куа. Исерек шоферлар аркасында ел саен дистәләрчә юл фаҗигасы була. Узган ел машина белән эчкән килеш идарә иткән өчен правасы алынган 152 очракның чиреге авария белән төгәлләнде. Чара күрелгән исерек шоферлар 2012нче елдагыдан 21 кешегә күбрәк булды.
- Яңа еллар юлларда аварияләрсез үтте бугай. Исерек шоферлар да булмагандыр...
- Кызганыч, штрафы да зур, вакытлыча машина йөртү хокукыннан да мәхрүм калам дип тормый. Шоферлар арасында рульгә эчкән хәлдә утыручылар кимергә уйламый. Яңа елның беренче ун көнендә генә дә инде 8 кеше тоткарланды. Башкасын әйтмим, араларында бер хатын-кыз да бар. Шул аракы дигән шайтанга алданып үзебезне дә, гаиләләрне дә кыен хәлгә куясы түгел бит инде.
- Әйе, шул. Эчәсең килсә, өйгә кайткач та рәхәтләнеп утырырга була. Җанын тыныч, юлдагылар да кайсы исереге килеп бәрелер икән дип куркып йөрмиләр. Ә иң отышлысы - хәмерне бөтенләй авызга алмау. Бу-үзеңне, гаиләңне һәм башка кешеләрне дә барлык начарлыктан да саклау дигән сүз.
Әңгәмәдәш Хәлил Нәкыйпов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250