Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Карак – берне, кызыл әтәч барысын да алып китәргә мөмкин

Район янгын күзәтчелеге бүлеге профилактик чаралар үткәрүе турында язган идек.

Инде менә шул рейд вакытында күзәтелгән күренешне (моны бүтәнчә атап булмый) сезгә дә тәкъдим итәбез. Фоторәсемдә кемнеңдер мал мунчасы да, иске мунчасы да түгел, ә саф татар авылы Смәелдә көн күрүче N. абзыйның көндәлек яшәү урыны. Күрүегезчә монда пожар куркынычсызлыгы таләпләренең «п» хәрефе дә сизелми. Югыйсә, май аенда гына Смәел авылын аякка бастырган янгын очрагы булды. Рәсемдә сурәтләнгән абзый мондый «һава» шартларында үзенә генә түгел бөтен авылга куркыныч тудыра бит. Үзегезгә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата игътибарлы һәм игътирамлы булсагыз иде…

Район янгын күзәтчелеге бүлегенең баш инспекторы Рәдиф Әхәтов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250