Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Көлдергеч шарлар

Урамда бер сәбәпсез буыла-буыла көлгән яшьләрне күргәнегез бармы? Булса, һич тә аптырамагыз, «көлдергеч» газ тутырган шар иснәгән булыр алар.

Яшьләр шундый бит: кирәкле, яхшы нәрсәне кат-кат тукып та сеңдереп булмый үзләренә. Ә менә ярамаган начарны бик тиз күреп алалар һәм ахырын уйлап тормыйча куллана да башлыйлар. Казан шәһәрендә шактый киң тарала башлаган «көлдергеч» шарлар район җирлегенә дә кайта башлаган. Сатучылар зыянсыз дип саткан бу шарлар көлдереп кенә калмый, ә бәлки... Шарга тутырылган газ (азот закисе) үпкәләргә тулып, аннан кислородны кысып чыгара. Нәтиҗәдә күңел тынычсызлыгы биләп ала, дәрт кузгала, ә аннан соң кислород җитмәүдән аңын югалта, ә берничә тапкыр артык сулыш алсаң үлем алды бизгәге тота башларга мөмкин. Шуңа күрә, хәзер мондый шарларны сатучыларга һәм кулланучыларга карата полиция тарафыннан көрәш башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев