Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Корал һәм патроннарны саклау кагыйдәләренә яңалыклар өстәлде

Корал һәм патроннарны саклау кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралганын барыбыз да белә булыр.

Хәзер административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе Кодексындагы матдәгә моның буенча кайбер яңалыклар өстәлде.
Аның берсе - коралны исерек хәлдә йөрткән өчен җаваплылык. Исерек хәлдә корал йөртүчегә медицина тикшерү үткәргәндә транспорт белән идарә итүчегә каралган нормалар куелмый, аның алкоголь кулланган булуын раслау җитә. Һәм андыйларга җәзалар да кырысланды. 2 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф салына, коралы һәм аңа кирәкле бөтен әйберләре конфискацияләнә яки корал, патроннары конфискацияләнеп 1 елдан 2 елга кадәр корал саклау һәм йөртү хокукыннан мәхрүм ителә.
Полиция таләбенә каршы килеп медицина тикшерүеннән баш тарткан очракта коралы һәм патроннары конфискацияләнеп, 1 елдан 2 елга кадәр корал йөртү хокукыннан мәхрүм итү җәзасы бирелә.
Район эчке эшләр бүлегенә коралларны ирекле тапшырган өчен бүләкләүләр дәвам итә. Моның өчен район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе исеменә гариза язу җитә. Ау мылтыгына - 1500, газ пистолетына 500 сум акча аласың. Аннан бүлектән алынган рөхсәт кәгазең булмый торып, корал саклау һәм йөртү дә законны бозу икәнен онытмагыз.
Алмаз МУЛЛАГАЛИЕВ,
район эчке эшләр бүлегенең
лицензия һәм рөхсәт язулары
бирү буенча инспекторы
Фото: http://bighunting.ru/archives/3182

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250