Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Райондашлар игътибарына: мопедлар, скутерлар һәм квадроцикллар өчен законда кайбер үзгәрешләр кертелде.

«М» категориясендәге транспорт (мопедлар, скутерлар һәм квадроцикллар) өчен «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында»гы законда кайбер үзгәрешләр кертелде.

Хәзер мондый транспорт белән 16 яше тулмаган, аларны йөртүгә хокукы булмаган кешеләр йөрергә тиеш түгел.
Правасыз йөргән өчен 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф салына.
Правасы булмау өстенә спиртлы эчемлекләр дә эчкән булса 10нан 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алына. Сәламәтлеге буенча мондый җәза ярамаса 30 мең сум штраф түли. Ә транспорт чарасы штраф-стоянкага куела.
Эчкән булып трубкага өрүдән баш тартса да шундый җәза каралган. Праваларын онытып калдырып юлга чыгулар өчен штраф 500 сум һәм кайтып правасын алып килгәнче мопедлары стоянкада тора.
Мопед (скутер) белән йөрергә чыкканда башында мотошлем, транспортның фарасы яндырылган, янында паспорт, сатып алу турында килешү кәгазе, техник характеристикасы язылган транспорт китапчыгы булырга тиеш.
Фәргать ШӘФИГУЛЛИН ЮХИДИның район бүлеге җитәкчесе
Ә праваны кайда укып алып була икән дип Балтач автомобиль мәктәбенә шалтыраттык. «М» категориясенә укыту өчен әлегә программалар юк, мәсьәлә ачыклануга хәбәр итәрбез диделәр анда. Димәк, правасы булмаганнар йөрми тора. Ә башка теләсә кайсы категориягә транспорт йөртүгә хокукы булучылар мопед, скутер, квадроциклларда да йөри ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250