Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Социаль ипотекасы булган күпбалалы гаиләләргә 450 мең сум акча бирелә

Социаль ипотекасы булган күпбалалы гаиләләргә ипотеканы каплау өчен 450 мең сум акча бирелә башлады.

Ул Дәүләт торак фонды белән 2019 елның 1 гыйнварына кадәр килешү төзегән, шуннан соң өченче яки аннан соңгы баласы туган гаиләләргә бирелә. Торак фонды белән займ килешүе булганнар әлеге ярдәмне тизрәк һәм турыдан-туры алачак. Республикада мондый гаиләләр саны 980 икән.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстанның Дәүләт торак фонды башкарма директор урынбасары Булат Гыйльманов хәбәр итте.

–   Әлегә бу акчаны рәсмиләштерү өчен Казанда – ике урында, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендәге фонд бүлекләренә барып гариза язарга кирәк. Без бу хакта халыкка хәбәр итмичә тордык. Бүгеннән аларның шәхси битләрендә мәгълүмат булачак. Без бу системаны  өйрәнәбез генә әле. Кытыршылыклар килеп чыгарга мөмкин, әмма система җайга салыначак. Гариза язар өчен фатир хуҗасының һәм гаиләнең балигълык яшендәге башка әгъзаларының паспортлары, кечкенә балаларның нотариуста раслатылган туу таныклыклары, займ һәм социаль ипотека килешүе, фатир сайлау протоколы, пай түләве хакында белешмә кирәк булачак.

Булат Гыйльманов сүзләренчә,  әлеге акчаны ипотека счетына күчерү «ДОМ.РФ» банкы аша эшләнелә. Татарстанда 2019 елдан займ килешүе төзү беткән иде инде. 450 мең сум акчаны исә займ килешүе булмаган гаиләләр дә ала алачак.

– Займ килешүе төземәгән гаиләләргә бу акча  рефинанслау аша бирелә. Быелның апрелендә без социаль ипотеканы рефинанслау буенча коммерцияле банклар белән килешү төзедек. 105 гаилә бу мөмкинлекне кулланды инде. 135 гаиләнең документлары кредит оешмаларында ята, – диде  урынбасар. – Социаль ипотекасы булган кешеләргә дәүләт һәрвакыт ярдәм чарасын таба. Һәр бала туган саен 200 мең сум акча бирелә. «Ана капиталы»н шуңа күчереп була, хәзер «Ата капиталы» да бар. Анысын да ипотеканы ябуга тотарга мөмкин. Күпбалалы гаиләләр өчен 450 мең сум да – бик зур ярдәм. Барысын бергә кушсаң, шактый сумма чыга. Безнең фонд аша фатир алганнан соң алты баласы туган гаиләнең счетына 1 миллион 200 сум күчте. Тик шунысы бар:  бурычы 450 мең сумнан кимрәк калган кешеләр бу акчаны куллана ала, әмма артыгына өметләнә алмый. Ул кире кайтмый һәм бөтенләе белән  счетка китә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие социаль ипотека