Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Юл-патруль хезмәте инспекторлары рейдлар вакытында хокук бозучы шоферларны гел ачыклап тора

ЮХИДИ инспекторы Габдулла Ганиев рейд­ларга еш чыга.

Юл-патруль хезмәте инспекторлары рейдларга да еш чыгалар, аларга без - журналистларны, суд приставларын да чакырып торалар. Шуңа күрә шоферлар арасында тәртип бозучылар гел ачыкланып тора.
Судка инспектор салган штрафларны вакытында түләмәүчеләр күп китерелә. Әнә Ф.Гайнетдиновка моннан ике ай элек салынган 1000 сум штрафын, хәзер судья өстәгән 2000не кушып 3000 сум итеп түләргә туры киләчәк. Инде дә түләмәсә, суд приставла­ры өендәге машинасын­дагы җиһазларын бар­лый башларга мөмкин.
Балтачтан Р. Сәләхиев, Е.Моисиевның 500әр сум штрафларына 1000әр сум өстәлде.
Балтачтан Ф.Халиков түләмәгән 2 штра­фы өчен суд карары белән 2 тәүлек, Кариледән К.Камалов 1 тәүлек утырып чыга, Балтачтан А.Мөхәммәтова 20 сәгать­лек мәҗбүри эш белән җәзаланды.
Кариледән Р. Закиров ЮХИДИ инспек­торлары туктаткач меди­цина тикшерүе үтүгә кар­шылык күрсәтә. Шушы гамәле өчен судья аңа 30 мең сум штраф чәпеде һәм 1,5 елга транспорт белән йөрү хокукыннан мәхрүм итте.
Балтачтан А. Гарифҗанов авария урынын калдырып киткән өчен бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм калды.
Әнә шулай карап торышка гына барысы да ал да гөл кебек. Әмма закон бозулар, закон таләбенә буйсынмаган, аларны үтәмәгән өчен чара күрү дәвам итә.
Кысадан чыкмыйча, законнарны бозмыйча, әти-әнигә, туган-тумачага кайгы-хәсрәт китермичә, матур итеп яшәсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250