Хезмәт

1 декабрьгә кадәр салымнарны түләп бетерергә кирәк!

1 декабрь – салым түләүнең соңгы көне. Онытмагыз!

Шәхси кабинет ачмаган кешегә моңарчы белдерү кәгазе килмәсә, кичекмәстән, салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр физик зат nalog.ru сайтында шәхси кабинет ачкан икән, түләү кәгазе килми, мәгълүмат аларга шунда җибәрелә. Салым 100 сумнан азрак булганда да салым органы хат җибәрми. Онытмагыз! Салымны вакытында түләмәсәгез, 2 декабрьдән пеня исәпләнә башлый.

Исегезгә төшерәбез, салымнарны шәхси кабинет аша, почтада, банк бүлекчәләрендә, дәүләт хезмәтләре порталы аша комиссияләрсез түләү мөмкин.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: