Хезмәт

16 ел иңгә-иң яшәгән күршесен үтергән

10 гыйнварда Яр Чаллы торак йортларының берсендә 16 ел дәвамында бергәләп ике бүлмәле фатирда яшәгән ике күршенең берсе икенчесен үтерә.

Җинаять кылуда шикләнелеп, зыян күрүченең 52 яшьлек күршесе тоткарланган. Ул үз гаебен тулысынча таныган. Фаҗига көнне, алкоголь исереклелеге халәтендә, алар янә мөнәсәбәтләр аңлаша башлаган һәм подъездга чыккан, биредә шикләнелүче күршесенең башына чүкеч белән суккан. Зыян күрүче баскыч буйлап тәгәрәп киткәч, ул аның артыннан төшеп, тагын берничә тапкыр суга. Нәтиҗәдә, зыян күрүче шунда ук җан бирә.
Чыганак: tat.tatar-inform.ru
Фото: telegraf.com

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: