Хезмәт

16 яшьлек егет, җир биләмәләренә кызыгып, әтисен үтерүдә шикләнелә

Ул җинаять кылуга катнашы булуын таныган һәм әтисен күмгән урынны күрсәткән.

(Казан, 17 май, "Татар-информ"). 2017 елның 12 нче май кичендә Татарстанның Яшел Үзән районы Малые Ключи авылында яшәгән 53 яшьлек ир-ат хәбәрсез юкка чыга. Өеннән документлары һәм кыйммәтле әйберләре дә югала. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитеты Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең Яшел Үзән шәһәре буенча тикшерү бүлегендә Россия Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитеты Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Ир-ат ялгызы яшәгән. Аның югалуы турында, озак күренмәвенә борчылган, ир йортыннан ерак түгел генә яшәгән элеккеге хатыны хәбәр итә. Дөрес оештырылган тикшерү гамәлләре барышында, җинаять кылуда зыян күрүченең 16 яшьлек улы кулга алына. Ул җинаять кылуга катнашы булуын таныган һәм әтисен күмгән урынны күрсәткән.
Тикшерү версиясе буенча, егет танышлары белән бергәләп әтисен үтерергә карар кыла. Аннан соң әтисе милке булган җир биләмәләренә документларны алып, киләчәктә "кара" риэлторлар аша сатарга дигән мәкерле нияте була. Җинаять корбаны булган ир-атның өенә кереп, балта һәм лом белән сугалар. Аннан соң автомобильгә салып, гәүдәне урманга алып барып күмәләр.
Шикләнелүченең җинаятьтәшләрен кулга алу буенча чаралар үткәрелә. Якын арада тикшерү егетне сак астына ябу рәвешендәге чикләү чарасы сайлау үтенече белән судка мөрәҗәгать итәчәк.
Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары уздырыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 22 май 2018 - 13:59
    Лилия Гарифуллина "Хезмәт"кә багышлап шигырь укый
  • “Балтач гүзәле” өчен тавыш бирү Бүгеннән “Балтач гүзәле” конкурсында катнашучылар арасында тавыш бирү башланды.
    1022 кеше тавыш бирде
  • Балтачтагы хәрби җыен
  • Балтач районы башлыгы гранты быел кемгә насыйп булды?
  • 100 ар ортчыса пумиськизы
  • Елабугаын экскурсия
  • Казанда «Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
  • Илнур Шакиров призына шахмат ярышлары
  • Тимирязев иссемендәге хуҗалыкта чәчү эшләре
  • Район туристлары ялда
  • Таузар авылында узган "Уйнагыз гармуннар" фестивале - 13.05.2018
  • Покчи Лӧзя школалэн кизилиосыз
  • Балтачта Тукайны зурлап искә алдылар
  • Балтачта "Тукай көннәре"
  • Рәмис Насыйбуллин истәлегенә үткәрелгән баскетбол ярышлары
  • Бала күӊеленә ачкыч табучылар
  • Балтачта "Созвездие - Йолдызлык" фестивале талантларны барлый
  • Борнаклар елгасында бәйрәм
  • "Очрашуларны көтеп торабыз,әти-әни һөнәреннән үрнәк алабыз"
  • Йолдызлар “Йолдызлык”ка әзер
  • Балтач газчылары туган якка мәдхия җырлады
  • Балтач бистәсендә ярминкә
  • Пыжмара мәктәбе 100 еллыгын билгеләп үтте
  • ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Чапшар күпфункцияле үзәгенндә булды
  • Балтач район Советының егерменче утырышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан улы Борһанов катнаша
  • Район хуҗалыкларында үтә торган хисап җыелышларының чираттагысы "Уңыш"та булды
  • Балтачта 15 февральдә әфганчы-интернационалистлар көне билгеләп үтелде
  • "Татарстан чаңгы юллары"нда балтачлылар да зур активлык күрсәтте
  • "Смәел" җәмгыятендә эшләүчеләр 2017 елда башкарган эшләренә анализ ясарга җыелды...
  • Бүген “Кама” күмәк хуҗалыгында отчет-сайлау җыелышы булып узды. Анда районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты
  • “Каймак-Тау”да онытылмаслык бәйрәм үтте
  • Көшкәтбашта февральдә дә чәчәкләр ата
Ночной режим