2018 елда туган беренче һәм өченче балага бер тапкыр бирелә торган түләү турында
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2018 нче елның09 февралендә кабул ителгән 67 нче номерлы карары нигезендә 2018 елның 1 гыйнвареннан авыл җирлегендә яшәүче әниләргә бер тапкыр бирелә торган түләү акчасы билгеләнә.
- Әни кеше беренче баласын 25 яшь тулганчы алып кайтса, 50000 сум;
- 29 яшь тулганчы өченче баласын алып кайткан әниләргә 100000 сум.
- Әмма бу акчаны алуның махсус шартлары бар. Бу шартлар түбәндәгеләр:
- Баланың 2018 елның 1 январеннан соң туган булуы;
- Әнинең дә,баланың да РФ гражданлыгы булырга тиеш;
- Авыл җирлегендә 3 ел яшәгән булуы.
- Бала туганнан соң 6 ай эчендә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Бер тапкыр бирелә торган түләү акчасын билгеләү өчен түбәндәге документлар тапшырыла:
- паспорт
-бала туу турында таныклык;
- банкта ачылган счет реквизитлары.
25.06.2018 нче елда бу Карарга үзгәрешләр кертелеп, Балтач җирлегендә, ягъни шәһәр тибындагы поселокта яшәүчеләр дә бу акчаны алырга хокуклы.
Мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: 2-57-94; 2-41-37; 2-41-93.
Фото гл. редактора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев