2021 елда Татарстаннан күп балалы әниләр вакытыннан алда пенсиягә чыга ала

Вакытыннан алда пенсияне 15 ел стажы өч һәм аннан күбрәк баласы булган әниләр рәсмиләштерергә мөмкин.
Яңа елда өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы әниләр вакытыннан алда пенсиягә чыга алачак. Бу хакта бүген РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова социаль челтәрдәге туры эфирда хәбәр итте.
«Агымдагы елда без күп балалы аналар өчен пенсия белән тәэмин итү буенча проектны тормышка ашыра башлыйбыз. Пенсия законнары совет чорыннан ук биш һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы аналарга, иминият стажы 15 елдан да ким булмаган очракта, вакытыннан алда пенсияләр билгеләүне күздә тота», — диде ул.
2019 елдан пенсия законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде, шул исәптән пенсия яшен арттыру, зур иминият стажы булган гражданнар өчен пенсиягә чыгу хокукы ике елга иртәрәк барлыкка килү. Закон нигезләмәләре күп балалы аналар өчен пенсиягә иртәрәк чыгуны билгели. Агымдагы елда өч бала әнисенә пенсия-57, дүрт бала әнисенә — 56, ә биш бала әнисенә 50 яшь бирелә.
«Алар өчен яшь бәясе башка гражданнарныкына караганда югарырак. Закон чыгаручы күп балалы аналар өчен шундый гарантия ясады. Нәтиҗәдә, пенсия законнары үзгәрде. Вакытыннан алда пенсия билгеләү хокукына ия кешеләр саны киңәйтелде", — дип билгеләп үтте Полякова.
Тулырак: ТИ
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 февраль 2021 - 20:11Эшеңне яратсаң, чын энтузиаст булсаң... (дәвамы) Егетләр хезмәттә дә, тормышта да үрнәк.14601
-
27 февраль 2021 - 18:41«Монлы телем, нурлы телем – Туган тел!» 19 февраля в Балтасинском ДК состоялся трёхчасовой концерт районного смотра-конкурса «Монлы телем, нурлы телем – Туган тел!»15301
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар14700
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.14400
-
26 февраль 2021 - 12:11Юл фаҗигасендә һәлак булган Хашимовлар бәби ашына барырга чыккан булганнар... "Киа" машинасы йөртүчесе турында мәгълүмат аз. - Бик матур, яшь егет. Ялгышмасам, Апас районыннан, диделәр. Эш буенча Балык Бистәсенә кайткан булган, - диде Нәзирә.54600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика