Хезмәт

8 яшьлек кыз автомобильгә ут төрткән.

Балалар шырпы белән уйнамаска тиеш. Бу турыда еш кына әти-әниләр онытып җибәрәләр, балалар исә моныӊ ахыры нәрсә белән тәмамлануын уйламыйлар.

Чаллыдагы 22 нче комплекстагы сәүдә йорты янында куелган автомобильнең янәшәсендәге җиңел машинага да әлеге янгын зыян китерә. Бортлы автомобиль тулысы белән янып бетә.
Белгечләр автомобильгә ут төртүләрен, ә полиция хезмәткәрләре моның кем эше булуын ачыклый. Алар 8 яшьлек укучы кыз бала һәм аның 9 яшьлек дус кызы булып чыга, дип яза "Әлмәт таңнары".
Фото: http://gazetadaily.ru/05/02/gruzovuyu-gazel-v-naberezhnyih-chelnah-podozhgli-deti/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: