Абау! Сабый бала өстенә үз әнисе кайнар чәйнек төшергән

Ир белән хатынның икесенә карата җинаять эше ачылган. Аларны балигъ булмаган баланы куркынычта калдыру, тәрбияләү буенча вазифаларын башкармауда гаеплиләр.
Забайкалье өлкәсендә яшь ярымлык кыз бала үлгән. Аның өстенә исерек әнисе кайнар су түккән булган. Хатын кайнап торган чәйнекне бала өстенә төшергән һәм ашыгыч ярдәм чакырмаган. Ул табиблар чакырса, үзен ана хокукларыннан мәхрүм итәрләр дип курыккан. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.
Тикшерү мәгълүматы буенча, фаҗига 11 майда кичке унберләр тирәсендә Чита районының Урман Шәһәрчеге бистәсендә була. 38 яшьлек хатын яшь ярымлык кызы өстенә кайнап торган электр чәйнеген ялгыш төшерә. Баланың куллары, аяклары, тәне пешә. Ана кеше сабыйга ярдәм итәргә табиблар чакырмый. Бала бераздан үлә.
"Җинаять эшен тикшерү барышында хатын һәм аның ире даими рәвештә исереп йөрүе, балаларын тәрбияләмәве ачыклана. Фаҗига булган вакытта да хатын һәм аның ире исерек була. Ир белән хатын үзләрен ата-ана хокукыннан мәхрүм итәрләр дип куркып, балага ашыгыч ярдәмне озак кына чакырмый торалар. Алар баланы үзләре дәвалап маташа", диелгән ведомство хәбәрендә.
Әлеге фактлар нигезендә, ир белән хатынның икесенә карата җинаять эше ачылган. Аларны балигъ булмаган баланы куркынычта калдыру, тәрбияләү буенча вазифаларын башкармауда гаеплиләр.
Ир белән хатынны 48 сәгатькә тоткарлаганнар. Якын арада тикшерүчеләр аларга гаепләү белдерәчәк һәм сак астына алу турында документлар әзерләячәк. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Балигъ булмаган балалар хокукларын яклауны тәэмин итә торган органнарның эшчәнлеген дә тикшерәләр.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 17:21Балтач районы башлыгы призына көрәш ярышларына рәхим итегез "Балтач" спорткомплексында Балтач районы башлыгы призына көрәш ярышлары узачак2601
-
21 гыйнвар 2021 - 16:11Татарстанда соңгы тәүлектә 85 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган 30 кеше хастаханәгә озатылган, 55 кеше өендә дәвалана.6302
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.23901
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
18 декабрь 2020 - 11:36Якташыбыз, танылган җырлар авторы, шагыйрь, публицист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе - Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин турында "Замандаш" тапшыруының чираттагы язмасы эшләнгән
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар34300
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар117700
-
19 гыйнвар 2021 - 09:21Балтачтан Гариповлар гаиләсе прививка ясатырга килгән Балтач узэк хастаханэсендэ 16январьда, шимбә көн уңайлырак булу сәбәпле, яна коронавирус инфекциясына каршы вакцинация оештырылды.59002
-
20 гыйнвар 2021 - 12:11Автобус җәяүлеләр кичүендә хатын-кызны бәрдергән, ул үлгән ЮХИДИ һава торышы һәм күз күреме начар булганда юлларда сак булырга кирәклеген искәртә.54101
-
19 гыйнвар 2021 - 10:46Яшь ярымлык бала автокресло ярдәмендә юл һәлакәтендә исән калган 17 нче гыйвар көнне республиканың Менделеевск районында М7 трассасында юл-транспорт һәлакәте булган.50901
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика