Хезмәт

Абыйсы энесен атып үтергән

Приморье өлкәсенеӊ Чугуевск районында абыйсы пневматик винтовкадан энесенә атканнан соӊ ул вафат була.

1нче сентябрь көнне 7 яшьлек малай гаражларына кереп, сакланган урыннан пневматик винтовкадан 5 яшьлек энесенеӊ эченә аткан. Балалары эче авыртуына бик зарланса да, әти-әни табибләргә мөрәҗәгать итмәгәннәр. 3 сентябрь көнне кече уллары газапланып, җан бирә.
Тикшерү органнары тарафыннан әти-әнигә һәм 7 яшьлек малайга җинаять эше ачылган, дип хәбәр итә «Вести: Приморье» басмасы.
Фото: http://deita.ru/news/incidents/08.09.2015/4966671

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: