Хезмэт

Аерма, әни, мине әтидән!..

Хәзерге вакытта аерылышулар гадәти күренешкә әйләнеп бара. Аерылышканнан соң бала, нигездә, әни белән кала. Нәтиҗәдә, үзенең әтисен һәм әтисе ягыннан булган туганнарын сирәк күрә. Ләкин шуны онытмаска кирәк, бала, бигрәк тә сабый чагында, ата назына, ата мәхәббәтенә аеруча мохтаҗ. Әти-әнисенең аерылышуын бала барыбер үзенчә кичерә, әтисе, әби-бабасы белән аралашып яшәүдә...

Реклама

Россия Федерациясе Гаилә кодексының 66, 67 маддәләрендә әйтелгәнчә, аерылып яшәүче әти яки әни үз баласы белән аралашып яшәү өчен тулы хокукка ия. Шулай ук баланы тәрбияләүдә дә үзеннән өлеш кертә ала. Баланың белем алуы белән килеп туган мәсьәләләрне чишүдә дә катнашырга хокуклы. Әти яки әни бала белән аралашып яшәүгә һич кенә дә каршы килә алмый, әгәр дә мәгәр ул аралашулар зыянга булмаса һәм дә баланың физик, психик сәламәтлегенә, аның әхлак ягыннан үсешенә тискәре йогынты ясамаса. Оныклары белән аралашып яшәргә әби белән бабайның, абый-апаларының һәм башка туганнарының да хакы бар.
«Бала хокуклары турындагы Конвенция»нең Знче бүлегенең 9нчы маддәсе нигезендә дә бала әтисе яки әнисеннән, яисә икесеннән дә аерылган очракта ике як белән дә турыдан-туры мөнәсәбәтләрне саклап кала ала, диелгән. Бу урында янә шуны искәртәсе килә, баланың әтисе һәм аның туганнары белән аралашуы аның сәламәтлегенә һәм психикасына тискәре тәэсир итәргә тиеш түгел. Әгәр дә ата-ана бала белән тыгыз бәйләнештә торуны тәртипкә салу турында уртак фикергә килә алмый икән, андый вакытта килеп туган бәхәс судта - опека һәм попечительләр катнашында хәл ителә. Бу категориягә кергән эшләр район судында карала.
Балтач район судында 2010-2012нче елларда бала белән аралашу тәртибен билгеләү буенча З гражданлык эше каралды. Күп түгел, әлбәттә, әмма әлеге эшләрне дөрес хәл итү баланың хокукы белән беррәттән мәнфәгатьләрен яклауга да юнәлдерелгән. Шуңа күрә, суд әти яки әнинең бала белән тыгыз бәйләнештә торуы тәртибен билгеләгәндә баланың ничә яшьтә булуын, ни дәрәҗәдә сәламәт икәнлеген, ата-ананың кайсына аеруча бәйле булуын исәпкә ала. Шулай ук ике якның да торак шартларына, хезмәт һәм яшәү урыннарыннан бирелгән характеристикаларга игътибар итә. Карарның резолюция өлешендә суд аралашу урынын, вакытын һәм аралашыр өчен күпме вакыт бирергә икәнлеген билгели, моның өчен ата-анага уйланылган уңайлы вакыт тәкъдим итә. Ләкин шуны онытмау хәерле, һәрбер килеп туган хәлнең үзенең үзенчәлеге бар, шуңа күрә бөтенесен дә күздә тоту мөмкин түгел. Шуңа да аерылган әти-әнигә бала хакына гына булса да, бер-берсенә үч, үпкә сакламыйча, катлаулы хәлләрне бала күзлегеннән чыгып карап, алтын урталыкны табу мөһим. Баласының әтисе, аның туганнары белән җылы һәм яхшы мөнәсәбәттә булуын хуплау әни кешене бизи генә, аның акыллы ана икәнлеген генә күрсәтә.
Ничек кенә булмасын, аерылышулар күңелле түгел. Һәр гаиләгә сабыр булып, бер-берсен ихтирам итеп, бала алдында җаваплылык хисе тоеп яшәргә язсын иде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 16 ноября 2017 в 21:11
    Балтачта КамАЗ янган
  • Тимирязев исемендәге җәмгыять призына татарча көрәш ярышларыннан фоторепортаж
  • "Сельхозтехника" призына узган волейбол ярышлыры
  • "Чираттагы ярминкәгез дә, яхшы оештырылган" дип бәя бирделәр казанлылар
  • Крокодилның теше сызласа, нишләргә? яки тәрбиячеләр бала сәламәтлеге турында сөйләшә (+фоторепортаж)
  • Балтачта "Ат ил күрке" бәйрәм тамашасы узды.
  • 9 май - парад