Хезмәт

Балтач районы

Кеше һәм закон

Агымдагы елныӊ 30 апреленә кадәр физик затлардан 2014 елда салым тотылмаган керемнәр турында отчет ясарга онытма.

Хөрмәтле райондашлар! 10нчы номерлы районара салым инспекциясенеӊ Балтач бүлекчәсе агымдагы елныӊ 30 апреленә кадәр физик затлардан 2014 елда салым тотылмаган керемнәр турында отчет ясарга чакыра.

Моныӊ өчен 3-НДФЛ формадагы салым декларациясен тутыру кирәк булачак.
Декларация түбәндәге керемнәр буенча бирелә:

- торакны вакытлыча торуга биргәннән кергән керем;

- 3 елдан кимрәк үз милкеӊ булып торган милекне сатудан кергән керем;

- төрле отышлардан кергән керем;

- металлалом, кара һәм төсле металл калдыклары тапшырудан кергән керем;

- җир паеӊны физик затларга, инвесторларга файдалануга биреп торудан кергән керем һ.б.

Салым декларациясен Интернет челтәре аша да бирергә була. Моныӊ өчен Федераль салым хезмәтенеӊ интернет сайтында «Декларация 2014» исемле махсус компьютер программасы эшләнгән.
Шулай ук Сезгә 10нчы номерлы районара салым инспекциясенеӊ Балтач бүлекчәсендә дә барлык мәсьәләләр буенча аӊлатма бирәчәкләр.
Балтачтагы 2- 49-45 телефоны аша да кызыксындырган сорауларыгызны бирә аласыз.
Фото: http://subsidii.net/

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250