Акларлык адым түгел
Кешене җинаять эшләргә нәрсә этәрә? Кемдер бу гөнаһны кылырга исерек баштан алына, кемнедер тормыш этәрә, ә бит кемдер моннан рәхәтлек ала. Нәрсә генә булмасын, берсенең дә әлеге адымын акларлык түгел.
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга күз салсак, октябрь аенда кылынган җинаятьләрнең күпчелеге - караклык. Мәсәлән, 29нчы сентябрьдән алып Знче октябрьгә кадәрге вакыт аралыгында билгесез кешеләр гимназиянең чишенү-киенү бүлмәсеннән Р.Галимуллинаның спорт костюмын һәм кроссовкаларын урлаганнар. 9нчы октябрь көнне Р.Шакиров яшерен рәвештә «Икмәк» җәмгыятенә үтеп кереп, 2 капчык он һәм 30 шешә минераль суны үзләштергән. 9ыннан 10нчы октябрьгә каршы төндә билгесез кешеләр Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең Чапшар авылында урнашкан фермасыннан 130 килограммлы 1 бозау урлыйлар. 20нче октябрь көнне шәхси эшмәкәр Шәриповның ювелир әйберләрне ремонтлау мастерскоеннан А.Гаврилов алтын муенса заготовкасын яшерен рәвештә үзләштерә. 23еннән 29нчы октябрь аралыгында билгесез кешеләр бистәнең Чехов урамында торган «ВАЗ-2109» (хуҗасы Р.Низамов) машинасыннан автомагнитола, колонкаларны һәм гайка ачкычларын урлыйлар. Әлеге фактлар буенча РФ ҖКның 158нче маддәсе 2нче бүлеге нигезендә җинаять эше кузгатылды. Ә менә талау маддәсе буенча суд каршына басачак И.Галәветдинов 12нче октябрь көнне ачыктан-ачык «Магнит» кибетеннән азык-төлек һәм алкоголь продукциясе урлаган. 26нчы октябрь көнне Түбән Ушма авылында яшәүче Ю.Краснов үз йортында Н.Кулуевка үтерү белән яный. Аңа карата РФ ҖКның 119нчы маддәсе 1нче бүлеге нигезендә җинаять эше кузгатылган.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 21:21Татарстанда коронавирус корбаннары 347 гә җитте Коронавирустан тагын дүрт ватандашыбыз вафат булган.8301
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар39000
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.31300
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.201801
-
1 март 2021 - 22:11Тукталышта туңып үлгән... Хатын янына ашыгыч ярдәм 4 сәгатьтән соң гына килгән.48600
-
1 март 2021 - 13:21Ике малай Иделдә батып үлгән Балалар Идел буенда йөргәндә кечкенәсе бозлы суга төшеп киткән. Абыйсы аны коткарам дип, суга сикергән.47300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика