Җаваплылык кемдә?
Баласы өчен кызарырга туры килгән әти-әниләр турында еш язабыз. Ни кызганыч, хәзер әти-әнисе өчен оялырга туры килгән балаларның да саны бихисап.
Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә мондый вакыйгалар белән еш очрашырга туры килә. Баласы тәрбиясе турында уйламый, аракы кулланып еш кына тавыш чыгарган Балтачтан Ф., Субаштан И. әфәнделәр янәшәсендә Бөрбаштан Д., Нормадан П һәм А., Урта Көшкәттән М., Чепьядан К. ханымнарның бала язмышы турында кайгыртасы урынга аракы белән күңелен күтәреп, берничә тәүлек югалып торулары башка сыймаслык хәл. Кемдер бала сөюдән мәхрүм булып, гомер буе әни булу бәхетен көтеп яшәгәндә, бу адәм актыклары булганның кадерен белми, бала язмышына төкереп карый.
Бала тәрбиясе белән тиешле дәрәҗәдә шөгыльләнмәгән һәм салгалаган, өйдә булган тәртипсезлек өчен комиссиянең даими «кунагы» булган П ханым инде үз артыннан балаларын да бирегә алып килә башлады. Олы улы И. балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторларга эчкән килеш эләгә. Үзе генә упкынга тәгәрәве җитмәгән, инде балаларын да шул юлга бастыручы ананы (хәтта алай дип әйтергә тел әйләнми - Г.Г.) җир ничек күтәреп тора? Авыр, хәтта чишелеш табып булмый торган хәлләр, гаиләдәге мөнәсәбәтләр, балалар язмышы белән күзгә-күз очрашкач, җаваплылык кемдә дигән сорауга җавап эзлисең. Ни кызганыч, әмма таба гына алмыйсың.
Рәсемдә: аянычлы язмышларны хәл иткәндә иң зур җаваплылыкны үз өсләренә алган комиссия әгъзаларын чираттагы утырыш вакытында күрәсез.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 08:11Татарстанлылар урманда булган хәлләр турында «Берегите лес» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала Әлеге кушымта ярдәмендә Урман хуҗалыгы федераль диспетчерлык хезмәтенә шалтыратып кына калмыйча, фотосурәтне беркетеп һәм вакыйга урыны координаталарын күрсәтеп, хәбәр дә җибәрергә мөмкин.5000
-
28 февраль 2021 - 21:41Гадел яшәү - отышлы һәм дәрәҗәле Татарстан Республикасында хокук саклау органнары тарафыннан ришвәтчелекнең 425 очрагы ачыкланган.8901
-
28 февраль 2021 - 20:11Ата-аналарга балалар бакчасында оештырылган утренникларда катнашырга рөхсәт иттеләр Чараларны олылар тарафыннан битлек режимы һәм социаль дистанция үтәлгән очракта аерым төркемнәрдә генә үткәрергә ярый.12500
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар23100
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.21700
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".83102
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика