Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балалы гаиләләргә пособиеләр түләү графигы үзгәрде

Татарстанда 2024 елның ноябрь аенда балалы гаиләләргә пособиеләр түләү графигы үзгәрде

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, ноябрьдә балалар өчен түләүләрне күчерүнең кайбер даталары ял көннәренә туры килә, шуңа бәйле рәвештә акча күчерү графигына төзәтмәләр кертелгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Шулай итеп, 2 ноябрьдә әти-әниләргә киләчәк түләүләр:

- туган көненнән алып 17 яшенә кадәрге балалар өчен һәм йөкле хатыннарга бердәм пособие;

- 2023 елның 1 гыйнварына кадәр беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә 3 яшенә кадәрге түләү;

- 1,5 яшенә кадәр бала караучы эшләмәүче ата-аналар өчен пособие.

5 ноябрьдә: ана капиталы акчаларыннан балага 3 яшь тулганчы ай саен түләнә торган түләү.

8 ноябрьдә: - 1,5 яшькә кадәр бала караучы эшләүче ата-аналарга пособие киләчәк.

Түләүләр «МИР» картасына көн дәвамында күчереләчәк. Әгәр акча иртән килмәгән икән, көн ахырына кадәр көтәргә кирәк.Почта элемтәсе бүлекчәләре аша пособиеләр һәм пенсияләр алучы гражданнарга түләүләр элек расланган график нигезендә китереләчәк. Аны үзегезнең почта бүлекчәгездә ачыкларга мөмкин.

Сорауларны дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08.00 дән 17.00 гә кадәр, җомга көнне 08.00—15.45 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча шалтыратып, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгеннән консультация алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие