Хезмәт

Балтач район янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре тап булганнардан...

Янгын һәм янгында кешеләр үлемен булдырмау йөзеннән Балтач район янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан шәхси хужалыкларны тикшерүләр оештырылып тора.

Шундый рейдларның берсендә Арбор авылындагы бер хуҗалыктагы баш-баштаклыктан чәчләр үрә торды.
Фотоларда сез бер хуҗалыктагы мунчаның морҗа башын күрәсез, ул үзенчә бик универсаль икән - якканда торбаны куясың да төтенгеч була, ә ягып бетергәч торбаны алып сырма белән каплап куясың да мунчаны томалап та торасы юк.
Икенче фотода өйгә уза торган веранда һәм алдагысында электр җиһазы. Монда янгын куркынычсызлыгы таләпләренең «к» хәрефе дә юк. Әлеге хуҗалыкларда янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан тиешле кисәтүләр һәм чаралар күрелде.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: