Хезмәт

Балтачка күрше республикадан килеп урлыйлар

Бу акылга сыймаслык хәбәрне ишеткәч, нигәдер ышанасы килмәде. Ә шулай да бу фактныӊ район эчке эшләр бүлегендә теркәлгән икәне билгеле булды.

Бер авылныӊ ир-аты, 2016 елныӊ август аенда куркытып һәм көч кулланып мине берәү Малмыж шәһәренә алып китеп акча тәләп итте, дип мөрәҗәгать итә. 6 ай узгач кына бу кешенеӊ полиция органнарына мондый хәбәр белән килүен төрлечә юрап буладыр, әмма бу эш буенча тикшерү алып барыла.

Фото: im2-tub-ru.yandex

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: