Хезмәт

Балтачта киләчәктә һәр шешә исәптә булачак

Россиядә җитештерелгән алкогольле эчемлек күләме белән аракы сатуга лицензиясе булган сәүдә нокталарында сатылганы тәңгәл килми.

Кайдадыр "югалту" бар. Шуңа күрә һәр шешәне - җитештерелгәнен һәм сатылганын исәпкә алырга җыеналар. Моны Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (ЕГАИС) гамәлгә ашырачак.
Гади әйткәндә, ул - спиртлы эчемлекләр җитештерү һәм сатуда дәүләт контролен тәэмин итүче программа. ЕГИАСны кулланганда аракы сатып алучы һәр кешегә махсус пуэр-кодлы чек биреләчәк һәм кесә телефонындагы кушымта ярдәмендә шунда ук алкогольне җитештерүче, аның легаль продукция булуы турында мәгълүмат алырга мөмкин булачак.
171нче Федераль закон нигезендә, алкогольне күмәртәләп җибәрүче нокталарда һәм ваклап сатучы кибетләрдә программалы модульләр урнаштырылырга тиеш. Әлеге модульләр халыкка саткан спиртлы эчемлекләр турындагы бөтен мәгълүматны автомат рәвештә бердәм системага тапшырып барачаклар. Модульгә штрих кодны укучы 2D сканер, клавиатуралы һәм мониторлы компьютер, фискальле принтер, электрон имза (ул флешкада була) керә. Компьютер "Интернет"ка тоташтырыла.
Шешәдәге акциз маркасы бозылган булса, сканер аны укый алмаячак, товарны сатып булмаячак. Әгәр штрих-коды системада булмаса, программа аны контрафактлы продукция категориясенә кертәчәк. Кибеттә андый продукция булганлыгы ачыкланса, эшмәкәргә хокук саклау органнары һәм дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре алдында җавап тотарга туры киләчәк.
Менә шундый хәлләр. Кибетләрне яңача сатуга җиһазлау шактый кыйммәткә төшәчәк. Акча юклыкка сылтау урынсыз, чөнки закон үтәлергә тиеш. 2016 елның 1 гыйнварына кадәр аракы белән сәүдә итүчеләргә яңа системаны өйрәнү сорала.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 20 января 2018 в 16:17
    Бертуган Әхмәдиевлар призына көрәш ярышлары ачылу тантанасыннан
  • Балтачтагы "Дулкын" бассейны
  • Республиканың "Наз" хәйрия фонды Балтачның бертөркем баласына "Яңа ел тамашасы" бүләк итте
  • Балтачта җитәкчеләр ярышты
  • Район башлыгы Рамил Нотфуллин призына үткән көрәш ярышлары (1көн)
  • Норма урта мәктәбенең 100 еллык юбилей кичәсе
  • Балтач районында ЗАГС хезмәткәрләре хөрмәтләнде
  • Балтачта "Төнге чаңгы юллары" яңа сезонын ачты
  • 9 декабрьдә башкалада узган авыл хуҗалыгы ярминкәсеннән фоторепортаж
  • Районда терлекчелек өлкәсендә 11 айлык эш нәтиҗәләренә йомгак районнныӊ «Уӊыш» хуҗалыгында ясалды
  • Балтачның “Ватан сакчылары” һәйкәлендә тагын бер флаг күтәрелде
  • Балтач балалары коррупциягә кршы көрәшә
  • Нылкышно-анай куинь полэс дано
  • "Хезмәт"сез яшәп булмый ди карилелеләр
  • Балтачта Мәүлидкә Пәйгамбәрнең чәч бөртеген алып кайтканнар (+фоторепортаж)
  • Каратэ-кекусинкай соңгы елларда районыбызда зур популярлык казана (+фоторепортаж)
  • "Мудорвай" республиканской конкурс ортчиз
  • "Татарстан" хуҗалыгында районда сөт җитештерү турында җитди сөйләшү булды (+фоторепортаж)
  • “Салават күпере” балалары әниләрен бәйрәм белән котлаган
  • Балтачта Әниләр көне уңаеннан, “Ак чәчәкләр сезгә, ак җаннар” дип исемләнгән бәйрәм оештырылды
  • Балтачлылар ярминкәсе республикада югары бәяләнә (+фоторепортаж)
  • Римма Ратникова Балтачта "Бердәм Россия" сәяси партиясенең конференциясендә катнашты
  • Тимирязев исемендәге җәмгыять призына татарча көрәш ярышларыннан фоторепортаж
  • "Сельхозтехника" призына узган волейбол ярышлыры
  • "Чираттагы ярминкәгез дә, яхшы оештырылган" дип бәя бирделәр казанлылар
  • Крокодилның теше сызласа, нишләргә? яки тәрбиячеләр бала сәламәтлеге турында сөйләшә (+фоторепортаж)
  • Балтачта "Ат ил күрке" бәйрәм тамашасы узды.
  • 9 май - парад