Башкаларга үрнәк
Республикада хокук тәртибе буенча координацион җыелыш белән ТР Куркынычсызлык комитетының берләштерелгән утырышында Балтач районы үрнәк буларак тәкъдим ителде. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов алып барды.
Беренче көн тәртибе буенча иреккә чыгучыларны административ күзәтү турындагы законның үтәлеше, җинаятьләргә каршы пофилактик чаралар турында чыгышлар тыңланды. Соңгы елларда җинаятьләрне, шул исәптән икътисадым һәм коррупцион җинаятьләрнең кимүе күзәтелә. Әмма рецидив җинаятьләрне генә киметүгә ирешеп булмый, ди президент. Ил башлыгы белдергәнчә, 2012нче елның 1нче июненә Татарстандагы төзәтү учреждениеләрендә 13 мең хөкем ителүче исәпләнә, аларның яртысы кабат җинаять кылучылар. Моннан тыш, яшәр өчен республикага ел саен төзәтү учреждениеләрендә булган 5 мең кеше килә. Аларның 90 проценты хезмәт яшендәгеләр. Шунысы аяныч, кара мөһер сугылганнарның күбесе 30 яшькә кадәргеләр. Утырышта ТР Эчке эшләр министры урынбасары Р.Гыйльманов, ТР буенча җәзаларны үтәтү федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Д.Хәмәтшин, ТР прокуроры К. Әмиров чыгыш ясады.
Икенче көн тәртибе буенча иреккә чыгучыларга күрсәтелә торган комплекслы ярдәмнең тормышка ашуы турында бәян ителде. 2011-2012нче елларга кабул ителгән программа әлеге категория гражданнарга тормышка яраклашуда иң зур ярдәм. Чөнки бу процесс җиңелләрдән бирелми. Бигрәк тә тормыштан берничә еллар аерылып торучыларга. Шуңа да биредә психолог ярдәме дә зур әһәмияткә ия. Җыелышта шулай ук кара исемлеккә кергән Ютазы муниципаль районы башлыгы Вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нуриев чыгышы тыңланды. Ә менә Балтач районы башкаларга үрнәк буларак тәкъдим ителде. Муниципаль район башлыгы Марат Зарипов үз чыгышында: «Иреккә чыгучылар бездә чагыштырмача аз. Аларны эш һәм торак белән тәэмин итеп, җинаятьләрнең шул ук кеше тарафыннан кабат кылынуына юл куймыйбыз», дип белдерде.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 март 2021 - 20:11Кузьым кузёзэ шедьтӥз Кылем арын Быдӟым Вормонлэн 75 аръем юбилеезлы сӥзьыса ёрос газет сочинениосъя конкурс ялэм вал.3900
-
6 март 2021 - 18:41Укучылар мәктәптә кайсы фәннәрне укырга теләми? Сораштыруда Россиянең 74 регионыннан 1,7 меңнән артык 8-11 сыйныф укучылары катнашты.8501
-
6 март 2021 - 17:11ИГЪТИБАР, ХАЛЫКНЫ КАБУЛ ИТҮ Халыкны кабул итү булачак. Кайда, ничек һәм кемнәр кабул итә?7601
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
5 март 2021 - 13:05Газетаның 8нче санында (5 март, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар10600
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.159701
-
4 март 2021 - 16:11Тимер чүмеч белән кыйнаган... Ул балаларны каеш, такта, тимер чиләк һәм чүмеч белән кыйнаган.46900
-
5 март 2021 - 20:11Татарстанда яшәүче хатын нәни улын үтергән һәм үз-үзенә кул салган Ишегалдындагы мәетләрне гаилә башлыгы табып алган.46600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика