Баулыда 82 яшьлек карт базардан куып кайтарыла – нәтҗәдә инфаркттан җан бирә.

Татарстанда прокуратура таләбе буенча 82 яшьлек пенсионерның үлеме буенча җинаять эше кузгатылды.
Баулыда 82 яшьлек Зәйнулла карт ике чиләк бәрәңге сатып, карчыгына даруларга акча эшләү максаты белән җирле базардан куып кайтарылуы, соңрак инфаркттан үлүе хакында җәмәгатьчелеккә билгеле булгач, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков үз идарә тармагы хезмәткәрләренә тикшерү үткәрергә боерган иде.
Татарстан прокуратурасы ачыклаганча, 17 майда Баулы базарында контролер һәм 82 яшьлек пенсионер арасында бәхәс чыга. Контролер халык алдында өлкән яшьтәге кешедән сәүдә мәйданчыгына аренда өчен 50 сум түләргә кирәклеген таләп итә. Карт акча түләүдән баш тарта, моны нигезсез таләп буларак кабул иткән карт ярсыган хәлдә өенә кайтып китә.
Шул ук көнне пенсионер карт йөрәк тирәсендә каты авырту тоя, иртәгесен Баулы хастаханәсенә, анда тикшеренгәннән соң Әлмәт дәвалау оешмасына озатыла. Шунда инфаркттан җан бирә.
Тикшерү барышында прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан "Сәүдә үзәге" оешмасының директоры һәм шунда контролер булып эшләүче аның бертуганыннан сорау алына. Җыелган материаллар тикшерү органнарына җибәрелгән. Шуларга таянып, Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе 1 нче бүлеге (саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү) буенча гаепле кешеләргә карата хокукый гамәлләр куллану мәсьәләсе хәл ителәчәк. Җинаять эшенең тикшерелүен прокуратура үз күзәтүенә алды.
Шул ук вакытта прокуратура җаваплы оешма вәкилләре белән берлектә әлеге сәүдә үзәгендәге санитар норма һәм кагыйдәләр үтәлешен, янгын куркынычсызлыгын, аренда өчен түләүнең канунлы булу-булмавын да тикшерә.
Фото: http://www.business-gazeta.ru/article/133154/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 август 2022 - 20:11Аш-су остасы Альбина Фәсхиева ни өчен борчыла? Заказ биреп пешертү: замана шаукымымы, ялкаулыкмы?6700
-
7 август 2022 - 17:41Нурзидә чишмәсендә чит ил кунаклары(+фото, видео) 30нчы июль көнне Балтач районы Борбаш Сәрдегәне авылында бик матур Чишмә бәйрәме узды.14500
-
7 август 2022 - 15:41Сак булыйк! Куркыныч янгында ике баланың гомере өзелгән Беренчел мәгълүматлар буенча, балаларның әтиләре эштә, әниләре кибеткә чыгып киткән булган.21500
-
2 август 2022 - 13:33Гыйлембану Зыятдинованы юбилее белән котларга "Дулык" җәмгыятеннән дә килделәр
-
2 август 2022 - 13:32Гыйлембану Зыятдинова 95 яшь тулды.
-
22 июль 2022 - 14:48Балтачта узган гармунчылар җыены "Туган тел" җыры белән тәмамланды
-
5 август 2022 - 08:30Газетаның 30нчы санында (05 август, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар30800
-
29 июль 2022 - 08:30Газетаның 29нчы санында (29 июль, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү, эшкә чакыру һәм башкалар52400
-
6 август 2022 - 21:4121 якташыбыз авыр хәлдә... Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 292 418гә җитте. Тәүлек эчендә янә 91 якташыбызда инфекция ачыкланды.64200
-
5 август 2022 - 22:11Юлда кем очрамас... 17 яшьлек, чәчәк таҗларын яңа гына ачып җиһанга саф карашы белән баккан гөлем бит ул минем.61700
-
7 август 2022 - 08:11Балтачның бер авылында ишегалдына елан кергән Әлеге фотоның Чапшар якларыннан килүе мәгълүм.59100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика