Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Белми калма: февраль ае өчен арттырылган пенсияне гыйнвар ае өчен өстәмә түләү тулыландырды

Балтач Пенсия фонды идарәсе эшләмәүче пенсионерларга март ае өчен пенсия индексация үткәргәннән соң билгеләнгән күләмдә 8,6%ка артып күчерелүен искә төшерә. Хәзер пенсионерлар ай саен әлеге күләмдәге пенсияне алачак.

Февраль ае өчен түләүләр зуррак сумма тәшкил иткән, чөнки февраль аенда пенсионерлар 8,6%ка индексацияләнгән февраль пенсиясе белән бергә гыйнвар ае өчен өстәмә  (индексация күләмен) түләү алган. Март аенда пенсия гыйнвар өстәмәсеннән башка күчерелгән.

Исегезгә төшерәбез, индексация ике этапта узды. Башта 1 гыйнвардан пенсияләр 5,9%ка артты, ә 1 февральдән, Россия Президенты йөкләмәсе буенча, Федераль закон нигезендә, өстәмә рәвештә 8,6%ка кадәр индексацияләнде.

Индексациядән соң билгеләнгән пенсиягезнең төгәл күләмен ПФР сайтында яки «Дәүләт хезмәтләре» порталында белергә мөмкин. Моның өчен «Билгеләнгән пенсия һәм социаль түләүләр турында белешмә» электрон сервисын активлаштырырга кирәк. Белешмә реаль вакыт режимында берничә секунд эчендә формалаша. Ул юридик көчкә ия, чөнки көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган. Теләгән очракта белешмәне бастырып чыгарырга була.

Искәртеп узабыз, һәр пенсионерның өстәмәләре индексациядән соң индивидуаль һәм ала торган пенсия күләменә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пенсия фонды идарәсе Пенсия фонды идарәсе