Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Берәү – алдый, берәү – алдана яки алданмас өчен нишләргә? (дәвамы)

Бу сөйләшүдә ниятебез кемгәдер гаеп ату, аерым сатучыларны, эшмәкәрләрне тәнкыйтьләү түгел, шуңа күрә безгә килеп ирешкән мисалларны “адрессыз” гына сезнең игътибарга тәкъдим итеп, авторларга төпле киңәш алырга телибез.

В.З.: – Бу сөйләшүдә ниятебез кемгәдер гаеп ату, аерым сатучыларны, эшмәкәрләрне тәнкыйтьләү түгел, шуңа күрә безгә килеп ирешкән мисалларны “адрессыз” гына сезнең игътибарга тәкъдим итеп, авторларга төпле киңәш алырга телибез. “Күптән түгел бер кибеттән 800 сумга заманча лампочка алдым. Гарантиясе бер ел дигән. Ике айдан янды, алып бардым. Бездә гел ут уйный, шуңа күрә гарантия срогы каралмый, дип алыштырмадылар. Ә икенче бер кибеттә шушындый ук очракта берсүзсез алыштырып бирделәр”, – ди бер укучыбыз.

Г.С.: – 294 нче закон көченә кергәннән бирле без сәүдә үзәкләрендә фәкать планлы тикшерүләр генә үткәрә алабыз. Менә мондый аерым очракларда нәрсәдер эшләү өчен безгә сатып алучыдан язмача гариза кирәк. Тик аңа кадәр әле ул иң элек сатучыга мөрәҗәгать итеп, аннан язмача “отказ” алырга, кибет хуҗасына хәбәр салырга, бернинди үзгәреш булмаган очракта безгә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

В.З.: – Менә тагын бер очрак. “Балтачта кибеттән мебель алдык. Кайтарып бирү каралган дип язып куелган. Белешә торгач, аның буш түгеллеге, Балтач эчендә 300 сум түләргә кирәклеге ачыкланды. Кайтарып бирәбез дигән сүзләр бу очракта ялган реклама булып карала аламы?”

Г.С.: – Әлеге язуда бит “бушлай” дигән сүз юк...

А.Н.: – Бу очракны ике яклап карап була. Бәхәсле әйбер. Әгәр дөрес булмаган реклама дип табылса, аңа штрафлар кечкенә түгел.

Гөлсинә ГАРИПОВА: – “Хәзер кибетләрдә генә түгел, аптекаларда да алдыйлар икән, – ди бер газета укучыбыз. – Бер көнне миннән алда дару сатып алучының чегы белән исәп-хисап ясадылар. Дөрес, аерма 30-40 сум гына чыкты, аның өчен авылдан кире килеп йөрисе килмәде. Шулай ук район үзәгендәге бер зур кибеттә кассада утыручы ханым бер майонез урынына ике майонез “суккан” иде... 78 сум өчен тагын кире килеп йөрисе килмәде инде”...

Г.Ш.: – Мондый очраклар булмасын өчен кассалардан һәрвакыт чекларны алырга, шунда ук карарга кирәк. Сатып алучының бер-ике тапкыр чек караганын күрсә, сатучы башка мондый адымга бармый. Шулай ук, “әй, 30-40 сум өчен йөрергә” дияргә дә ярамый. Кассирга барырга, кибет-даруханә хуҗасына әйтергә кирәк. Болай эшләүчеләр бик күп очракта акчаларын кире кайтарып алуга ирешә, чөнки беркемгә дә зурга җибәрү кирәк түгел.

В.З.: – Рәсимә Кадимовна, сезгә шундый сорау бар иде. Без биредә кулланучылар хокукы турында гына сөйләшәбез, бер караганда, монда икенче як та бар бит әле. Әйтик, сатып алучы хәзер бик таләпчән, ул аз гына бозыла башлаган, йомшарган яшелчә, җиләк-җимешне дә алмый. Мондый тиз бозыла торган товарларны нишләтәсез? Аларны сездән кире алалармы?

Р.С.: – Барысын да түгел. Сез әйткән яшелчә, җиләк-җимешләр үз өстебезгә кала. Бездә һәр сатучының үз юнәлеше бар. Алар срогы чыга торган товарны карап кына тора. Срогы чыгарга бер ай кала, без аларга скидкалар салабыз. Икмәк, кондитер әйберләренең срогы чыкканын җитештерүче, товар китереп бирүчеләр кайсын ярты бәясенә, кайсын өлешчә киметеп, алып китә.

А.Н.: – Мин еш кына Балтач кибетләренә формасыз, гади сатып алучы кебек керәм. Әле танып бетермиләр, шунлыктан шактый проблемалар белән очрашам. Әйтик, кайбер кибетләрдә аерым товарларга акцияләр игълан итәләр, әмма инде бу көн үткән булса да, товарга куелган элекке бәяне үзгәртмиләр. Әмма кассага килгәч инде товарга башка – күпкә кыйммәтрәк бәя булуы ачыклана. Бу очракларда бәхәскә керергә, администраторны чакырырга туры килә. Сатып алучылар белсен иде: киштәдә торган товар астында нинди бәя куелган, аны шул бәядән сатарга тиешләр. Бу сатып алучының хокукы, сатучылар, җаваплы кешеләр бәяне кибет ачылганчы ук алыштырырга тиешләр. “Өлгермәдек” дигән җавап була алмый.

Илшат ГАЛИМУЛЛИН: – Халыкта еш кына  туңдырылган балык сатып алган идем, кайткач, үлчәп карасак, бозы эрегәч, яртысы гына калган, без боз бәясен дә түләргә тиешмени, дигән зарлар да бар.

Г.С.: – Мондый төр продукцияләрне сатуда “технорма” дигән әйбер бар. Бу шул нормага “сыя”. Владивостоктан кадәр кайтучы балыкларның сыйфатлы сакланышы өчен кирәк бу.

И.Г.: – Җәйгә чыккач, бик күп сәүдә нокталарында савытларга салып сыра саталар. Аларның сыйфаты тикшереләме?

Г.С.: – Алкоголь буенча махсус 43нче закон нигезендә без планнан тыш та тикшерә алабыз. Әлегә Балтачта сыра сата торган бер генә урында да начар сыйфатлы сыра чыкканы юк.

 

Язманың башы: Берәү – алдый, берәү – алдана яки алданмас өчен нишләргә?

Вакыйф ЗӘКИЕВ,

Гөлсинә ГАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кибет