“Бер тапкыр кич чыкты, анда да эләкте”, диярлек һәм полициягә үпкәләрлек булмасын
Балигъ булмаган балаларның иминлеген, әти - әнинең тынычлыгын кайгыртып, Балтач эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре җәйге чорда кабат кагыйдә һәм кануннарны искә төшерергә кирәк саный.
Иң элек Татарстан Республикасында 2010нчы елда кабул ителгән 71 нче номерлы канун нигезендә, 18 яше тулмаган балаларга, җәмәгать урыннарында ата-анасыз йөрү вакыты: иртәнге 6 сәгатьтән төнге 23.00 сәгатькә кадәр (1.06.2021-31.08.2021 ел). Кышкы вакытка күчкәч ул 6 сәгатьтән – 22 сәгатькә кадәр. Төнге вакытта балалар әти-әни, опекуннарыннан тыш җәмәгать урыннарында йөрергә тиеш түгел. Кызганыч, 2021нче елның 6 аенда Татарстан административ кодексының 3.11 бүлегенең 1 маддәсе буенча 15 әти-әнигә баласын санлата алмаган, битараф булганы өчен 15 административ беркетмә төзелде. Узган ел бу чорга – 12 булган.
Шунысы аяныч, күпме генә аңлату эшләре, әңгәмәләр уздырылса да, закон бозучылар саны арта. Әти-әниләр дә күп очракта: «Беренче тапкыр гына балам урамга кич чыккан иде», - диләр. Төнгә каршы чыгып киткән, чит авылга дискәтүккә яки башкача күңел ачарга барган баланың тормышы өчен борчыласы урынга, полиция хезмәткәренә үпкәләп тә куялар. Бу законны бозучы физик затларга 500 -1000 сумга кадәр, юридик затларга (мисал өчен клуб, кафе җитәкчеләренә) 15 меңнән 20 мең сумга кадәр, кабатланган очракта икеләтә күбрәк штраф каралган.
Хөрмәтле әти-әниләр! Хәмерле эчемлекләрне дә иртүк кулланмый балалар, кеше мөлкәтен дә көпә-көндез таламыйлар, яшүсмерләрнең күмәк сугышуы, көчләү һәм башка шуның ише яман әйберләр дә күп очракта кичке-төнге сәгатьләргә туры килә. Шуны истә тотып, улыгыз һәм кызыгызның төнге 22 сәгатьтән соң өйдә булуын тәэмин итү - сезнең төп бурыч.
Каникул чорында юл һәлакәтләрен кисәтү йөзеннән кагыйдәләрне искә төшерик. Велосипедта бары тик 14 яшьтән йөрергә, ә скутерга «М» категорияле транспорт йөртү хокукы булган 16 яше тулган балаларга гына рөхсәт ителә. Юл йөрү кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешнең берсе буенча, көннең караңгы чорында, томанлы яки яңгырлы вакытта, ике торак пункт арасында барган җәяүлеләрнең киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булуы таләп ителә. Бу таләп үтәлмәгән очракта 500 сум штраф каралган.
Хөрмәтле әти-әниләр, бала машина юлында уйнаса, тротуар була торып та, юлдан барса “зебра” булган очракта да, юлны башка жирдән кисеп чыккан өчен, 16 яше тулмаган балага «Хокук бозучы карточкасы» төзелә.
Әгәр бер ел эчендэ ике карточка төзелэ икән, бу бала ПДНга исәпкә алына. Кызганычка каршы, Кече Лызи жирлегеннэн башлангыч сыйныф укучысы нәкъ менә шулай итеп исәпкә алынды. Шуны аңлагыз, баланың супер укучы, ялт иткән спортчы булуы берничек тә роль уйнамый. Кайчак әти-әни сорау бирә: “Минем балам спорт белән шөгыльләнә. Тренировка өчен велосипедта йөри. Нишләргә соң?”
Спорт - бик файдалы шөгыль. 14 яше тулмаган баланы спорт мәйданчыгына, велосипедын машинага салып, илтеп куясы була, яки мәйданчыкка кадәр тротуар булса, тротуардан бара - әти-әни һәм бала велосипедта бер-бер урнашып, юлның ун ягыннан хәрәкәт итә. “Зебра”дан велосипедтан тошеп, жэяу чыга. Правасыз скутер яки машинада йөреп эләккән яшүсмерләр автоматик рәвештә 6 айга исәпкә куела.
16 яшьтән зуррак яшүсмернең үзенә 5 мең штраф, әти - әнисенә, рульне тапшырган өчен – 30 мең сум штраф каралган.
Кадерле, райондашларым, бу кагыйдәләр күп кенә баланың каны, ата-ананың ачы күз яшьләре белэн язылган... Кагыйдәләр үтәү безнең нарасыйларны фажигадән саклар өчен, полиция хезмәткәрләренә беркетмә төзү кирәк булганга түгел! Юлда игътибарсыз, тәҗрибәсез, наркотик-хәмер исереклегеннән аңгырайган шоферлар аз түгел. Сак булыгыз, зинһар!
Яшүсмерләр хәмерле һәм наркотиклы маддәләрне кулланган өчен 16 яшьтән административ жаваплылык, саклаган яки кемгәдер тапшырган өчен 14 яшьтән җинаять җаваплылыгына тартыла. Бүгенге көндә спиртлы эчемлекләр кулланган өчен 6 яшүсмер район полиция бүлегендә исәптә тора.
Яшүсмерләргә спиртлы эчемлекне ачып куйган очракта да ул Рәсәй Федерациясенең административ хокук бозулар кодексының 20.20 маддәсе буенча беркетмә төзелергә мөмкин.
Сүгенү, бер беренә сүгенү сүзләре әйтү һәм җәмәгать урыннарда сугышу - Административ кодексның 20.1 маддәсе - вак хулиганлык. Моның өчен 500 сумнан 1 меңгә сумга кадәр штраф каралган. 6.1.1 маддәсе нигезендә кешегә физик зыян китерү – сугу, кыйнау булып исәпләнелә. Бу очракта 5 мең сумнан 30 мең сумга кадәр штраф, яки 60-120 сәгать мәҗбүри эш сәгате каралган. Җаваплылык 16 яшьтән башлана. Күрсәтелгән яшьтән бала кечерәк булса, беркетмә әти- әнигә төзелә, ПДНга профилактик исәпкә бала үзе куела.
Җәмгыятебезнең бүгенге көндә төп мәсьәләләренең берсе - ул Закон нигезендэ тыелган деструктив группаларның артуы. Иң киң таралганы интернет челтәрләрдә шушы группаларны оештырып, шунда балигъ булмаган балаларны җәлеп итеп, алардан террористик актлар, жинаятьләр кылучы коллар ясау тора. Бу деструктив группалар исемлеге Россия Эчке эшлэр министрлыгы чыгарган фәрман нигезенәэ беркетелгән.
Район эчке эшләр хезмәткәрләре тарафыннан кварталга бер тапкыр әлеге деструктив группалар тикшерелеп тора. Районыбыз яшүсмерләре теркәлгән очракларда, әти - әниләре белән полиция бүлегенэ чакыртылалар һәм шушы төркемнән чыгартылалар, чыкмаган очракта исәпкә алыналар. Сезгә балаларыгыз өчен җаваплы буларак шуны әйтәсе килә, һәрбер әти-әни үз баласының кем белән аралашуына, ниләр белән кызыксынуына игътибарлы булсын иде.
Әти-әниләр игътибарын юнәлтәсе килгән тагын бер мөһим мәгълүмат. Үткән елның нәтиҗәләрен йомгаклап алганда, республикабыз районнарында балигъ булмаган балаларга карата җенси азгынлык ясау очраклары арткан (РФҖК 132нче маддәсе). Безнең районыбызда да 3 ай эчендә шундый 2 очрак теркәлде. Шуны ассызыклап әйтәсе килә, балалар белән турыдан-туры көндәлек эшләүче вәкаләтле инстанцияләр - мәктәп, балалалр бакчалары, фельдшерлар игътибарлырак булсыннар иде. Иртән бала нинди кыяфәттә килә, кәефе ничек, тән җәрәхәтләре юкмы, шундый очраклар булганда, битараф калмыйча, кичекмәстән 02, 2-43-46 телефоннарына яки 88002000122 телефоннарына хәбәр итсәләр иде.
Киләчәк буыннарны хокук бозулардан бергәләп кисәтү мөһим.
Инспекторлар яшүсмерләргә игътибарлы булырга, яман юлда йөрүче зурларның куркытып, янап, хәйләләп әйтүләренә сак булырга, әти-әни белән киңәшеп эш итәргә, ярдәм кирәк чакта полиция хезмәткәрләренә, укытучылар яки 8 800 2000 122 номерлы балалар ышаныч телефонына шалтыратып булуын кат-кат искәртә.
Ләйсән Нәҗипова,
Балтач районы Эчке эшләр бүлегенең
балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы,
полиция капитаны.
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев