Хезмәт

Бергә тотынсак кына

Рәсәйнең ике төп бәласе бар - юләрләр һәм юллар. Һәм моңа хәзер караклык һәм ришвәтчелекне дә өстәп була. Соңгылары гадәти бер хәл буларак кабул ителә башлады һәм бу «Коррупциягә каршы көрәш турында»гы закон эшләнүгә сәбәп булды.

Реклама

Коррупция тормышыбызның һәр өлкәсенә - белем бирү, медицина, торак-коммуналь хезмәт... үтеп керде. Аеруча төрле дәрәҗәдәге чиновникларның моңа бәйле эшләре зур борчу тудыра. Коррупциягә илтүче иң мөһим проблемаларның берсе - ришвәтчелеккә кешеләр үзләре дә җирлек тудыра. Ришвәт дигәч, теге яки бу кешенең үзенә файда алу өчен берәр дәүләт хезмәткәренә, җаваплы кешегә акча төртүе күз алдына килә. Бу бик яшертен эшләнә, еш кына арадашчылар аша. Шуңа күрә ришвәт алучыны кулыннан эләктерү бик авыр. Үзенә файда артыннан йөргән ришвәт бирүче дә яшеренеп калырга тырыша. Җаваплы кеше кайбер очракта үзе башкарырга тиешле эшне бернинди сәбәпсез сузып йөри дә аңа мохтаҗ кеше нәрсәдер төрткәч башкарып чыга. Моның өчен ул закон каршында икеләтә җавап тотарга тиеш: хезмәт вазыйфасына җавапсыз караганы һәм ришвәт алганы өчен. Әмма сигнал булмагач, кулыннан эләктермәгәч берничек тә дәлилләп булмый. Шуңа күрә ришвәтчелеккә каршы көрәштә киң җәмәгатьчелекнең роле гаять зур.
Яшерен-батырын түгел, поликлиникада табибка чиратсыз керү өчен шәфкать туташларын «майлау» очраклары күп. Сабыр гына көтәргә, инде чиратың җитеп тә керә алмыйсың икән баш табибка мөрәҗәгать итәргә була бит. Юк, һаман нәрсәдер биргәч, мәсьәлә уңай хәл ителер шикелле тоела, психологияне үзгәртә алмыйбыз, акча төртәбез. Эләккән очракта: «Әз генә, бүләк кенә ич ул», - дибез. Бүләк: эшләнәсе түгел, эшләнгән эш өчен чәчәк букеты, тартма конфет, китап, кечкенә сувенир, духи... булырга мөмкин. Анда да биредәге гадәтләрне, традицияләрне искә алу, әдәп кагыйдәләрен саклау мөһим. Мәсәлән, урында утырган берәр җитәкчегә, яисә дәүләт чиновнигына бирелгән машинаны яки башка шундый кыйммәтле әйберне бүләк дип буламы соң инде. Моның ришвәт икәне мәнди анасына да күренеп тора, дәлилләве генә гаять кыен.
Дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан законны «сикереп» эшләгән гамәлләре өчен бүләк-ришвәт алу очраклары еш күзәтелә. Бигрәк тә дәүләт билгеләгән төрле субсидияләр, льготалар алу өчен документлар әзерләгәндә закон бозулар бар. Ә югыйсә мондый һәр төр ришвәт алучылар өчен закон катгый: РФ Җинаятьләр кодексының 290нчы маддәсендә 12 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Законда ришвәт биргән өчен дә җинаять җаваплылыгы карала. Ул акча, кыйммәтле кәгазь, милек яки йортка файда китерә торган башка әйберме... ришвәт булып санала. Моның өчен югарыда әйтелгән кодексның 291нче маддәсе буенча 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм калырга мөмкин. Арадашчы аша эшләсәң дә җаваплылыктан котыла алмыйсың. Шул ук кодексның 291-1 маддәсе буенча 7 елга кадәр иректән мәхрүм ителәсең. Җаваплы кеше эш урынында вәкаләтләрен арттырып җибәрү нәтиҗәсендә мәҗбүри бирелгән ришвәт өчен дә җавап тотарга туры килә. Чөнки син ришвәт биргәнче бу хакта тиешле органнарга хәбәр итәргә тиеш. Үз кул астында эшләүчеләрдән шәхсән үзе өчен материаль ярдәм таләп иткән җитәкчеләрнең гамәле дә коррупция санала. Бу, нигездә, хезмәт хакын киметү, яки бөтенләй эштән куу белән куркытып эшләнелә. Гаебең юк икән, җитәкчегә кол булмаска, аның гадел булмаган гамәлләре турында тиешле органнарга хәбәр итәргә кирәк. Ришвәт алучыны фаш итүдә хокук саклау органнарына ярдәм итсәң, аңа биргән акчаң, яки башка кыйммәтле әйберләрең үзеңә тулысынча кире кайтарыла, намусың закон каршында да, җәмгыять каршында да чиста була.
Гомумән, ришвәтчелек бездә иң киң таралган «чир» һәм бу «эпидемия»не киң җәмәгатьчелек
белән бергә тотынганда гына җиңеп булачак.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: