Хезмәт

Бирәсеӊ һәм аласыӊ – бу нәрсә?…

Укулар беткәндә классларда әти-әниләр акча җыелып, укытучыларга бүләкләр алалар.

Кайбер вакытта, әти-әниләр арасында эшмәкәрләр дә булса (гадәттә аныӊ баласы начаррак та укый, тәртип бозуына да күз йомалар), бүләкләрнеӊ бәясе 3000 сумнан да артык та булырга мөмкин. Бу «ришвәтчелек» статьясына туры килмиме, дип телефон аша бер ханым редакциягә мөрәҗәгать итте.
Уку елы тәмамланыр алдыннан әти-әниләр, класс җыелышлары беткәч, үзләре генә калып, зур мәсьәләне - класс җитәкчесенә, укытучыларга нинди бүләк алуны хәл итәләр. Кайбер вакытта ул, класстагы укыту һәм тәрбия мәсьәләсенә карган да да әһәмиятлерәк булып чыга, дискуссия бара, төрле фикерләр яӊгырый. Нәтиҗәдә, буләк алырга дигән уртак фикергә киләләр. Бу нәрсә, ришвәтчелекме, әллә чын күӊелдән бирелгән «инә яисә дөя»ме(бүләкме)?
Россия Федерациясенеӊ Югары суды узенеӊ аӊлатуында бу мәсьәләгә ачыклык кертә: гади укытучыларга һәм медицина хезмәткәрләренә бирелгән бүләкләр бу очракта «ришвәтчелек» матдәсенә туры килми. Бу бары мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждение җитәкчеләренә турыдан-туры кагыла. Әгәр дә укытучы үз инициативасы белән бүләкне басым ясап, сорап ала икән, җинаять Кодексыныӊ 163нче матдәсе нигезендә жинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин. Әти-әниләр үз инициативалары белән бүләк бирәләр икән, бу очракта Кодекста җаваплылык каралмаган.
Фото: http://www.superbrunetka.ru/kak-vybrat-podarok.html

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: