Хезмәт

Бишенче сыйныф укучысын бер ир башта кыйнаган, ә аннан соң көчләгән

Мәгълүматларга караганда, 12 апрель көнне музыка мәктәбе тирәсендә ир кызны эләктереп ала һәм фатирына алып кайта. Башта аны бик каты итеп кыйный, кыз каршылык күрсәтми башлагач аны көчли.

Реклама

Зәйдә 31 яшьлек ир-ат 12 яшьлек кызны башта кыйнаган, аннан соң көчләгән дигән хәбәр таралды социаль челтәрләрдә.
Мәгълүматларга караганда, 12 апрель көнне музыка мәктәбе тирәсендә ир кызны эләктереп ала һәм фатирына алып кайта. Башта аны бик каты итеп кыйный, кыз каршылык күрсәтми башлагач аны көчли. Бала бу вәхши өендә берничә сәгать булган дигән фаразлар бар. 
Зыян күрүче баланы шул ук көнне хастаханәгә китерәләр, ә әлеге коточкыч җинаятьне кылуда шикләнүче ир заты икенче көнгә кулга алына. 
 

Теги: көчләү
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: