Хезмәт

БМО югарылыгында

Берләшкән милләтләр оешмасы юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча киң колачлы атналык үткәрде. Нәрсәгә дип уйлыйсыз?

Җәяүлеләр катнашындагы һәлакәтләрне кисәтү өчен. Бу чорда юлда җәяүле кичүләрендәге җитешсезлекләрне бетерүгә, шоферларның тиеш булып та җәяүлеләргә юл бирмәү һәм җәяүлеләрнең үзләренең дә кагыйдәләрне бозу очракларын ачыклауга зур игътибар бирелә. Һәм бу бик урынлы һәм кирәкле чара. Ник дигәндә, юлларда җәяүлеләргә бәйле аварияләр еш була. Монда, беренче чиратта, шоферларның гаебе зур. Быел алар тарафыннан җәяүленең юлдагы өстенлегенә битарафлык күрсәтеп, 30дан артык кагыйдәне бозу очрагы теркәлгән. Югыйсә, моның өчен җаваплылык та кечкенә түгел: 800дән 1000 сумга кадәр штраф каралган.

Реклама

Юлда җәяүлеләр үзләре китереп чыгарган аварияләр дә аз түгел. Ни өчен? Чөнки кайбер кеше «зебра» бар дип, килеп җиткән машина алдыннан кисәк чыга башлый, юллар кисешкән чатларда машиналар хәрәкәтен күреп бетермәгән хәлдә юлны аркылы чыга башлау очраклары еш, туктаган транспортның артыннан чыгу сәбәпле, каршы яктан килүчесен күрмичә, аның астына килеп керүчеләр бар. Гомумән, юлга чыккансың икән, сакланып йөрергә, игътибарлы булырга кирәк шул.
Районда быел җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозу буенча дистәләгән очрак теркәлде инде. Протоколга эләгеп штраф түләп йөрүләре рәхәт түгелдер бит. Саксыз бер адымың өчен 200 сум акчаны җилгә очыру дигән сүз ич. Әле транспорт астында калып бәлага тару куркынычы да зур. Җәяүлеләрнең юлдагы иминлеге Берләшкән милләтләр оешмасы дәрәҗәсендәге кебек югарылыкта каралуы бер дә юктан түгел инде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: