Бүрене бүреккә салсаң да урманга карый...
«Бүрене бүреккә салсаң да урманга карый», дип әйтәләр. Бу сүзләргә тора-тора инанасың. Кили авылында яшәүче Кәримов Т.Т. беренче тапкыр суд каршына 19 яшендә армия сафларында хезмәт иткән вакытында, хәрби частьны башбаштакланып ташлап китүе өчен баса.
Шуннан яшь егетнең тормыш юлы икенче төрле агымга кереп китә. 33 яшендә ул, 9 тапкыр хөкем ителеп, үзенең менә дигән унөч елга якын гомерен төрмәдә үткәргән.
Соңгы тапкыр Таһир Кәримовка 2011нче елда Балтач районы суды карары нигезендә РФ ҖКсының 158нче маддәсе 1нче бүлегендә, 158нче маддәсе 2нче бүлегендә каралган җинаятьләр кылганы өчен 3 ел да 4 ай ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарыла һәм ул каты режимлы төзәтү колониясенә җибәрелә. Төрмә төрмә инде, өйгә кайтасы килә Кәримовның. Үзен срогыннан алдан чыгаруларын үтенеп төрле инстанцияләргә үтенеч хатлары яза. Аның үтенечен Казан шәһәренең Идел буе районы суды карап, бирелгән җәзаны срогыннан 1 ел да 6 ай алдан, хезмәт хакының 20 процентын дәүләт файдасына тотып калу шарты белән төзәтү эшләренә үзгәртә. Шулай итеп Кәримов Т.Т. кабат Кили авылына кайтып төшә. Инспекция хезмәткәрләре тарафыннан ул Балтачта спорт мәктәбенә урам себерүче вазыйфасын башкарырга эшкә урнаштырыла. Җәза үтәтү инспекциясенә учетка басарга килгән көнне «бер көн калдырмыйча эшләячәкмен», дип антлар итсә дә, үз гомерендә бер җирдә дә төпләнеп эшләмәгән кеше, үзенекен итә, даими рәвештә эчүчелек белән шөгыльләнә, эшкә йөрми. Берничә тапкыр шелтә белдерүгә дә игътибар итми. 2012нче елның 12нче октябрь көнне Кәримов Т.Т.ны кабат төрмәгә озатырга туры килде. Балтач районы суды карары нигезендә төзәтү эшләре иректән мәхрүм итүгә үзгәртелде. Суд вакытында ул «әбием олы яшьтә, булышырга кирәк, үзем авырыйм», дип төрле сәбәпләр эзләп карады, ләкин законны әйләнеп узып булмый шул. Иректә вакытта нишләп бу сәбәпләр искә төшми икән?
Фото интернет челтәреннән алынды.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 22:11Йөрәкме, әллә остеохондрозмы: ничек аерырга? Умыртка гына чыдасын! Нинди генә эш башкарсак та бөтен авырлык гәүдәнең нәкъ менә шушы өлешенә төшә. Шуңа булса кирәк, умыртка баганасы белән бәйле авырулар саны елдан-ел арта бара.3401
-
23 май 2022 - 21:21«Халык күбрәк ике төс кергән тәрәзә йөзлекләрен ярата» , ди райондашыбыз Ранил Кариле авылында яшәүче Ранил Гарифуллин тәрәзә йөзлекләре, почта әрҗәсе, капка бизәкләре ясый. Бу эшкә ул студент вакытында акча эшләү теләге белән генә тотынган булган.5701
-
23 май 2022 - 20:11Балтач биючеләре "Шома бас"тан җиңү белән кайтты (+фото) Мари-Иле Республикасында узучы «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурсында балтачлылар ел да катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешәләр.6600
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
20 май 2022 - 10:10Газетаның 19нче санында (20 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар31900
-
21 май 2022 - 21:41Туй алдыннан хыянәт итте Туй көне билгеләнгән иде инде. Зурдан кубып туйга әзерләнеп йөргәндә, яраткан кешемнең хыянәт итүен белдем. Бу хәл аяз көнне яшен суккандай булды.70201
-
21 май 2022 - 18:41Гармун моңы безне берләштерә Бүгеннән газетабыз битләрендә яңа «Милли моңнар» дип аталучы яңа проект чыга башлаячак һәм ул гармунчы, баянчы, тальянчы, хромкада уйнаучыларга, әлеге уен коралларын төзекләндерүчеләргә, инде исемнәре тарихка гына кереп калган райондашларыбызга багышланачак. Шулай ук төрле конкурс һәм бәйгеләргә дә бай булачак.48801
-
22 май 2022 - 18:41Иске сабын кисәкләрен ташламагыз! Дуслар, иске сабын кисәкләрен ташларга ашыкмагыз. Ни өчен икәнен түбәндәге язманы укыгач белерсез.41201
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика