Хезмәт

“Бу җәйдә генә өч кисәтү булды инде”

Моннан берничә ел элек, чүпне капчыклар белән җыйный башлыйлар икән дигәч, “Ничек инде?!” – дип бик аптырашкан, шаулашкан идек. Кайберәүләр азакка кадәр килешү төземи дә тартышты әле.

Әмма кеше күнә бар нәрсәгә дигәндәй, инде чүпне капчыкларга тутырырга, пөхтәләп бәйләргә дә өйрәнеп  беттек. Гомер буе чүпне шулай җыйганнардыр кебек тоела башлады. Бәяләренең елга берничә тапкыр артуына да карамастан, чүпне болай җыйнауның плюсләрен дә күрә башлаган идек (ягъни чүп җыйналып ятмый, чүплекләргә илтеп йөрисе юк һ.б.). Тик, ияләнеп беткәч кенә, “идек шул” дип уфтанырга туры килмәгәе. Безнең илдә бит үзгәртәләр дә үзгәртәләр...

Бу көздә чүп җыйнау системасында булган яңа үзгәрешләрнең беренче җимешләрен татыдык та инде. Чүп җыйнаучы (төяүче) егетләр, пөхтәләп, кечкенә көлтәләр итеп бәйләгән куакларыбызны (чыбык-чабыкларны) калдырып киткәч, бик аптыраган идем. Бер безнекен генә түгел, авыл буйлап калдырганнар булып чыкты. Башка авыллардан да шундый хәбәрләр килә башлады. Аннан соң әле, үзең төяп менгерсәң дә, полигонга кертмиләр икән диештеләр. Бу хәбәр дә дөрес булып чыкты. “Благоустройство” ширкәте җитәкчесе Наил Гарифҗанович белән әңгәмәне әнә шул сораулардан башладык.

–Сүз биредә бәрәңге сабагы, бакча чүпләре турында бара дип аңладым. Элек тә без аларны җыярга тиеш түгел идек инде. Әмма әле ул чакта полигонның куәте дә җитәрлек иде, халыкка уңайлы булсын дип, үзебезнең өскә җаваплылык алып булса да, җыйнадык. Хәтерләсәгез, 2018 елда редакциядә булган түгәрәк өстәл сөйләшүендә без инде районда чүп җыйнау эше региональ операторга күчәчәк дигән идек. Шул сәбәпле, урыннарда бик күп сорау-проблемалар булачагы да көтелгән әйбер иде. Әлеге яңалык инде 2019 елның 1 гыйнвареннан көченә керде. Без чүпне җыйнап бирүче – субподрядчы гына булып калдык. Безнең бөтен эшчәнлек контрольдә. Машиналар “ГЛОНАСС”ка тоташтырылган, чүплекләр видеокүзәтүдә. Берни үзгәртә алмыйбыз. Ничек кушалар, шулай эшләргә тиешбез. Бу җәйдә генә безгә өч күрсәтмә кисәтү (предписание) булды инде...

–Бу күчү сезнең-безнең теләктән тормады, димәк? Әмма бит беркем дә әлеге оешма белән килешү төземәде. Сезнең белән ике яклы килешү бар иде...
–Бу күчеш безнең районда гына түгел, үзәкләштерелгән тәртиптә булды. Шуңа күрә, әлеге килешү шартлары республика мәгълүмат чараларында басылды да, көченә керде дә. Бөтен кеше, нәкъ салымнарны түләгән кебек, түләргә тиеш. Түләмәгән очракта суд аша эзләтеп алына дигән сүз.

–Чүпкә бәяләр инде ничә тапкыр артты, кеше яшәмәгән яңа участокларга да түләргә дип квитанция килә дип шалтырата газета укучыларыбыз.
–Әйткәнемчә, без хәзер субподрядчы гына. Бәяләрне элек тә без хәл итми идек. Бөтен Рәсәй буенча бер үк тәртипләр. 2018 елда территориаль схемалар булдырылды. Шулар нигезендә Министрлар кабинеты карары белән нормативлар билгеләнә, әлеге нормативлардан чыгып, бәяне тариф комитеты куя. Нинди чүпләр җыярга икәне дә федераль канунда күрсәтелгән. Безнең белән өч айга гына килешү төзелә, таләпләр тиешенчә үтәлмәсә, төземәскә дә мөмкиннәр.

–Ул чакта нәрсә булачак?
–Болай да безнең полигон инде ике ел элек үзенең нормасын тутырды. Без иртәдән кичкә кадәр тоташ таптата-таптата гына чүпләргә урын табабыз. Ул ябылса, яңа подрядчы керәчәк. Гомумән, алга таба сигез районның чүбе Арчага җыйнала башлаячак. Анда 40 гектар мәйданда яңа полигон төзелә. Бездә төяү-төятү станцияләре генә булачак. Территориаль  схемалар нигезендә инде хәзер үк һәр авылда контейнерлар мәйданчыгы булырга, халык үзе чүпне шунда китерергә тиеш иде. Без кешеләргә уңайлы булсын өчен әле дә, һәр кешенең капка төбеннән алып китәбез.

–Быелгы көзге сезонда барыбер райондашларның хәленә кердегез, чүпләрне алып киттегез. Егетләрегезгә бер зар-моң да юк. Полигонга үзе менгерүчеләрне дә керттегез дип беләм.
– Өч кисәтүдән соң бер чорда тиешен генә җыйсак та, элеккечә эшләдек инде. Сыттыра торган хәзерге машиналарга төяргә яраган бөтен чүпне дә алдык. Быел күпме алма гына ташыдык... Кеше черетеп була торган чүпләрне дә капка төбенә генә чыгарып куя шул. Күтәреп булмастай бик авыр яки бик пычрак чүпләрне дә шул килеш чыгарып куючылар бар, кызганычка. Егетләрнең хәленә керсеннәр иде, чүп дигәч тә, аларны да нормаль кыяфәттә тапшырып була... Полигонга кертү-кертмәүгә килгәндә исә, ул бит янгын куркынычы бик зур булган объектка керә, шуңа таләпләр катгыйланды. Быелга китерелгән чүпләрне алдык. Китергән очракта агачлар 40-50 сантиметрга киселгән  булырга тиеш, шуны истә тотсыннар иде. Сораулар булган очракта безгә шалтыратсыннар. Телефоныбыз: 2-57-50.

 

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: