Хезмәт

Бурычларны эш хакыннан тотып калачаклар

Физик затлардан бурычларын түләтү буенча яңа инструкциядә әнә шул хакта язылган. Бурычлы кешенең эш урынын салым органнарына Пенсия фонды хәбәр итәчәк.

Бурыч түләтү буенча салым хезмәте раслаган яңа тәртип нигезендә кешеләрнең 25 мең сумга кадәрге бурычын хезмәт хакыннан, пенсиясеннән, стипендиясеннән һәм башка керемнәреннән тотып калу рөхсәт ителә.
Ә инде аннан күбрәк бурычларны рейдлар үткәреп, югарыдагырак оешмалар аша түләттерәчәкләр. Бурыч 3 млн. сумнан артып киткәндә Россия ФНСының үзәк аппараты эшкә кушыла, дип «Известия» хәбәр итә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: