Чаллыда табиб-хирургта наркотиклар тапканнар
27 яшьлек табиб дәүләт балалар медицина учреждениесендә эшли.
«Челнинские известия» басмасы язуынча, 1 октябрьдә кичке дүрттә Сидоровка бистәсендә оператив-тикшеренү чарасы вакытында полиция хезмәткәрләре игътибарын бер егет җәлеп иткән.
Табиб-хирург булып эшләүче егетнең чалбар кесәсеннән каты матдә салынган төргәк табылган. Экспертиза нәтиҗәләре буенча, 2,37 грамм авырлыктагы әлеге матдәнең наркотик, гашиш, булуы ачыкланган.
Чаллылы кулга алынган. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев