Хезмәт

Чаллыда нарасый үлгән

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, якты дөньяда ярты ел гына яшәп калган кызчыкның әнисе дүрт баласына карата аналык хокукыннан мәхрүм ителгән булган инде.

Фаҗига Чаллыдагы балигъ булмаганнар инспекциясендә исәптә торучы бер гаиләдә килеп чыккан. Хокук сакчылары ачыклаганча, аек булмаган әни кеше баланы ашаткан да, йокларга яткырган. Ә төнлә ни булганы әлегә билгеле түгел. Баланың ни сәбәпле үлүен ачыклау тикшерүчеләр җилкәсенә йөкләнгән.
Әлеге хатын-кызның 4 сабые балалар йортына тапшырылган. Хәзерге вакытта гаиләдә калган Никитаны да (малайның хәтта туу турындагы таныклыгы да юк, төгәл яшен әнисе дә белми) балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторлар гаиләдә калдырмаска булган, дип яза интертат ру.

Реклама


Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: