Хезмәт

Чүп түгү – чүп мәсьәлә түгел

Чепьядагы чүплекне яптылар. Лицензиясе булмаган. Әле алай гынамы соң: Чепья зонасына кергән авыллар янәшәсендәге рөхсәт ителмәгән урыннардагы чүплекләр дә юкка чыгарылачак һәм барлык авылларда да чүп кап яки капчыклар белән җыелачак дип хәбәр иткәч, халык бөтенләй аптырашта калды...

Кыш айларында ук шул як авылларның берсеннән редакциягә "Чүп җыюга тарифларны арттыралар, бездә чүпне чүплеккә чыгартмыйлар, ике атнага бер үзләре җыялар" дип дәгъва белдергән хәбәр кергән иде инде. Ә менә хәзер Чепья белән Тагашур авыллары арасындагы чүп базын ябып та куйдылар. Экологлар һәм прокуратура хезмәткәрләре килеп тикшергәннән соң лицензиясе юк, дигәннәр.
Әлеге чүплек Чепья күптармаклы җитештерү предприятиесенә карый иде. Аның җитәкчесе Марат Кадыймов бу катлаулы мәсьәләдән чыгу юлларын эзләп, район башкарма комитетына һәм төзекләндерү ("Блогоустройство") оешмасына мөрәҗәгать иткән. Алар белән килешенгәннән соң, 1нче июньнән башлап, Чепья зонасына караган авыл җирлекләреннән җыелган чүп Балтачтагы полигонга китерелә башлаган. Ара ераклыгын, шактый вакытның юлга сарыф ителүен дә исәпкә алганда, предприятие өчен кеременә караганда, чыгымнары күбрәк төсле...

Чепья күптармаклы җитештерү предприятиесе җитәкчесе Марат Кадыймов:
- Әлеге төр хезмәт күрсәтүгә 1нче июльдән тариф артты - бер кеше бер ай өчен 36 сум 40 тиен түләргә тиеш була (чагыштырыр өчен Балтачта 38 сум 70 тиен). Әлеге тариф бер ел гамәлдә булачак. Тагын шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, чүп ике атнага бер генә җыела. Авыллардагы халык көндәлек чүпләрен җыеп кап һәм капчыкларга тутырып, график буенча чүп җыеласы көнне капка төбенә чыгарып куярга тиеш була. Чепья, Нөнәгәр, Пыжмара, Урта Көшкәт авыл җирлекләрендә чүп җыю шул рәвешле уңай гына хәл ителеп бара.
Алга таба Борнак, Шеңшеңәр, Куныр, Смәел, Субаш авыл җирлекләре дә кушылачак. Безнең карамакка 9 авыл җирлегендәге 40 авыл керә. Аларга барлыгы 6 кеше хезмәт күрсәтә: 1 шофёр, 2 тракторчы һәм 3 эшче. Җыелган чүпне капка төбеннән алып китү кайбер авыллар өчен ят күренеш әле. Тора-бара моңа халык ияләнер һәм уңайлы булуын таныр, әлбәттә. Тик шунысы бар: көнкүреш калдыкларын гына чыгару каралганын истән чыгарырга ярамый. Бакча чүпләрен күмеп, черемә итәргә киңәш ителә, - дип ассызыклады ул.

Бу халыкның бер өлешендә ризасызлык тудырды. Кайберәүләре: "Мин үз хуҗалыгымдагы чүпне үзем ташлыйм, капка төбенә чүп чыгармыйм", ди. Әмма Рәсәй авыл хуҗалыгын күзәтү үзәгенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Җир контроле бүлеге рөхсәт ителмәгән урыннардагы чүплекләрне булдырмау, булганнарын юк итү юнәлешендә эш алып бара. Районнарга чыгып, авыл хуҗалыгы җирләренең тиешле максатларда кулланылуын күзәтү астында тоталар. Авыллар янәшәсендәге чүплекләргә һәм тиеш булмаган урыннарга чүп түккәннәргә штрафлар каралган", ди экология буенча райондагы инспектор Мансур Ибраһимов. Инспектор сүзләренә караганда, хәзерге көннәрдә Чепья җирлегендәге чүплеккә лицензия алу өчен документлар туплау эше бара. Киләчәктә ул рәсми рәвештә полигон буларак теркәләчәк.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров: "Бүгенге көндә чүп түгүне чүп мәсьәлә дип кенә карарга кирәкми. Ул кеше сәламәтлегенә зыян китермәслек дәрәҗәдә утильләштерелергә тиеш, чүп теләсә кайда җыелып, аунап ятарга тиеш түгел. Шуның өчен чүпне махсус бер оешма җыеп, билгеле бер урында юкка чыгару кирәк. Чепья күптармаклы җитештерү предприятиесе бу эшкә уңай гына керешеп китте. Киләчәктә районның барлык авыл җирлекләрендә дә чүпне капчыкларда җыю оештырылачак", - дип белдерде.
Фото: http://www.tautasinfo.lv/lv/blogs/Nikita-Pipchenko/i-snova-o-vyivoze-musora-v-daugavpilse-32/
Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: