Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Директор балалар өлешенә кергән

Бу елныӊ март аенда, складка китерелмәгән продукция өчен, ялганкилешү аша 50 меӊ сум акча директор кесәсенә «шуа»...

«Сәламәтлекләре чикле булган Лаеш балалар интернаты» директорына Россия Федерациясенеӊ Татарстан буенча Тикшерү комитеты Россия Федерациясенеӊ җинаять Кодексыныӊ 159 маддәсенеӊ 3нче өлеше (мошенничество) буенча эш кузгаткан.

Тикшерүчеләр фикере буенча, 2017 елныӊ май аеннан 2018 елныӊ апрель аена кадәр, директор интернат шоферына, бензин һәм ягулык материалларын гамәлдән чыгару өчен, урыныннан кузгалмаган интернат машинасына путевкалар тутырта. Путевкалар артына ягулык салу станцияләреннән алынган бензин чекларын теркәп куярга онытмыйлар. Шушы юл белән 114 меӊ сумлык бюджет акчасы үзләштерелә.

Моныӊ белән генә чикләнмичә, директор кушуы буенча, төрле азык-төлек, шул исәптән, ит кухнядан туры директорга бирелә. Урланган продукциянеӊ бәясе дә аз түгел – 234 меӊ сум, дип фаразлана. Интернатны азык-төлек белән тәэмин итүче фирма аша да акча үзләштерү дәвам итә. Бу елныӊ март аенда складка китерелмәгән продукция өчен ялганкилешү аша 50 меӊ сум акча директор кесәсенә «шуа».

Хәзерге вакытта Лаеш интернат директоры тоткарланган, тикшерү эшләре алып барыла.

 

 

http://tatarstan.sledcom.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: интернат