Хезмәт

“Дәрәҗәне сатып алган кеше аннан табыш алуны гадәткә кертә»

Ришвәтчелек... Бу сүзне ишетүгә минем күз алдыма  җанымны  тетрәндергән бер вакыйга килеп баса...

Ул көнне мин бик иртә уяндым. Нишләптер иртәдән үк кәефем бик начар иде. Өстәвенә эчем авыртырга тотынды. Шулай да дәресләрне калдырырга теләмәү сәбәпле, мин мәктәпкә юл тоттым. Эч авыртуы көчәйгәннән-көчәя барып, бөтенләй түзә алмаслык хәлгә килгәннән соң, мине әнием больницага алып  китте. 

Дару исе белән тулы больница ишеген ачуга, мин курка калдым.Бер дә керәсем килми, нидер булыр төсле. Тиешле врач ишеген эзләп табуга, дилбегә буе тезелгән чиратка барып бастым. Үзем әкрен генә кешеләрне күзәтәм.

“Зинһар, балам, чиратсыз гына кабул итегез әле, хәлем бик авыр, сул яктан бигрәк чәнчи бит”, – дип күкрәген тоткан бер бабайның тавышы сискәндереп җибәргәндәй булды. Ул  кыенсынып кына табиб бүлмәсе ишеген ачты. – Хәлем болай ук авыр булмаса, килмәс идем, юкса гомеремдә бүлнис юлын таптаганым юк бит…

– Килгәнегез булмаганга белмисездер шул, бабай, монда һәммәсе дә авыру, һәммәсенең дә хәле авыр, чиратыгыз җиткәч керерсез! дигән ачы тавыш колагымны ярып керде.

Көне буе авырулар кабул итеп, өстәвенә, танышлык белән күпләрне чиратсыз үткәреп, сабырлыгы чамалы калган терапевт ир ишек янындагы бабайга карап та тормады. Бабайга урын бирүче дә, табибка чиратсыз гына үткәреп җибәрүче дә табылмады. Коридордан үтеп-сүтеп йөргән шәфкать туташларына да ничә генә тапкыр эндәшмәде ул. Тик җавап бертөрле булды: «Чиратыгыз җиткәч, бабай, чиратыгыз җиткәч!» Тик әҗәл дигәне чират көтеп тормады шул.

Сугышта алган яраларыннан сыкрый-сыкрый, гомере авыр һәм гадел хезмәттә үткән, кешеләргә карата ярдәм һәм изгелектән башка һич ни кылмаган, утны-суны кичкән батыр солдат табиб ишеге төбендә җан бирде.

Бу хәлне искә төшерүгә минем әле дә йөрәгем авырта, шул терапевтка ярсый-ярсый кычкырасым килде минем ул чакта. Нинди гаделсезлек, кешелексезлек!  Гиппократ анты кабул иткән шушы битарафлар күкрәк киереп йөрсеннәр өчен якладымы ул Ватанны?

Ул көнне мин өйгә кайткач та тынычлана алмадым, елый-елый шешенеп беткән күзләрне әниемә күрсәтмәскә тырыштым...Уйлар диңгезенә чумдым, ә кулымда каләм. Уйлар...уйлар...Кая гына илтми бу уйлар дигәне кешене. Алар бу тормышның бар пычрагын язарга әзер дә бит, тик файда бармы икән? Башымда мең төрле сорау, ә җаваплар юк...

Реклама

Кеше җир йөзенә нәрсә өчен туа?

Бөек Аллаһ Тәгалә – кешегә авырлыкларны өеп бирә, утка-суга кертә, төрле катлаулы хәлләрдә калдыра, шулар аша ул безне сыный һәм бу сынауда бары көчлеләр генә җиңеп чыгып, бәхетле тормышта яши башлый.Ләкин илдә акча, караклык, ришвәтчелек хөкем сөрә. Хәзерге җәмгыятьтә кемнең акчасы бар , димәк ул бөек кеше, аны хөрмәт итәләр. Тик шушындый илдә бәхетле тормыш корып яшәп буламы? Бу сорауга төгәл җавап әйтеп булмый, чөнки һәр кеше индивид һәм шуннан җаваплар да төрле була. Минемчә, мондый илдә бәхетле тормышны корып була булуын, ләкин һәр көн саен синең башыңда бер уй һәм курку хисе булачак.

Ришвәтчелек инде борынгы заманнардан килгән.Безнең эрага кадәр яшәгән акыл иясе Аристотель әйткән:  “Дәрәҗәне сатып алган кеше аннан табыш алуны гадәткә кертә»  (“Покупающие власть за деньги привыкают извлекать из неё прибыль”). Борынгы заманнарда ук әйтелгән бу фикер уйланырга мәҗбүр итә. Ни өченме? Беренчедән, коррупция бик күптәннән, идарә итү аппараты белән бергә барлыкка  килгән  һәм һәр дәүләтнең яшәү дәверендә юлдашы булган. Тарихка күз салсак, югары даирәдәге түрәләр – адмирал Ф.М.Апраксин, канцлер  Г.И.Головкин, А.В. Кикин, У. Синявинның махинацияләре турында укырга була. Кеше әзме-күпме власть тирәсендә булса, үзенә файда эзли башлый. Патшаның фавориты Александр Меньшиков күп тапкырлар казна акчасын үзләштерүдә гаепләнеп, хөкемгә тартыла, ләкин Петр I нең аңа карата яхшы мөнәсәбәте аркасында җәзалардан котылып кала. Хакимият тә, акча да кешене боза гына. «Кешенең ниндилеген беләсең килсә, аңа хакимият биреп кара», дигән әйтем дә бар. Югары урынга менеп утыргач, кеше ни өчендер үз мәнфәгатьләре турында ныграк кайгырта башлый, моның өчен аңа юл ачылган кебек күренә. Аристотельнең сүзләренә карасам, уйга калам: акчалы кеше генә сатып ала алгач, акчасызга нишләргә соң? Хастәханәдәге бабай хәлендә калырмы?....

Әлбәттә, дәүләттә читтә калмый, ришвәтчелек белән көрәшә. Ләкин көрәшкәнгә карап нәтиҗәсе булмый, бигрәк тә узган гасырның 90 нчы елларында социализм таркалганнан соң ул көннән көн арта. Ришвәтчелекнең бигрәк тә хастаханәләрдә, табиблар арасында көчәюе бик, бик аяныч, әлбәттә. Ришвәт алучы табиб үзенең авыруын яхшырак карый, яхшырак дәвалый. Ә башка авыруларына ул тиешле дәрәҗәдә игътибар итми, үз вазыйфасына салкын карый.

Урта мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлаган егет-кызлар югары уку йортларына үз көчләре белән керәләр һәм уңышлы бетереп чыгалар. Ә менә начар укыган бер чиновникның баласы ришвәт биреп, дипломлы була. Андый белгечтән ни файда?! Ришвәт бирү белән укып чыккан табиб, укытучы, юрист кебек имгәкләр кешегә нинди ярдәм күрсәтә алсын? Бигрәктә бу хезмәттә кеше гомере, кешенең киләчәге синең кулда. Шуңа күрә дә, соңгы вакытта табиблар гаебе белән үлүчеләр күбәеп китте, төзелгән йортлар, күперләр җимерелә, ниндидер тузга язмаган реформалар үткәрелә...

Ришвәтчелек эшчәнлегенә күз салсак, анда эшләр бик җайлы. Кемдер үзенең максатына ирешү өчен тир түгә-түгә тырышып эшли, әле алайда нәтиҗәсе уңышлы булмаска мөмкин, ә кемдер үз хыялын ашыра яки максатын ирештерә ала торган кешегә акча бирә. Бу һәркемгә таныш ситуация, бәлки миндә, сездә гомердә бер тапкыр эшләгәнбездер. Ләкин бу системаны һаман-һаман эшләгән кеше, барлык проблемаларныда акча белән хәл итеп була, дип уйлый башлый һәм эшен дәвам итә. Бу бит дөрес түгел! Үз тиреңне түгеп ирешкән максат, ришвәтчелек белән алынынуга караганда татлырак, минемчә, чөнки инде син ул вакытта нәрсәнең нәрсә икәнен беләсең. Коррупция белән шөгыльләнгән кеше намусын, мәхәббәтне, гаиләсен һәм хәтта туган илен дә сатарга күп сорап тормый. Аңа иң мөһиме  акча булсын  һәм ул аңа гына файда китерсен. Уйлар...уйлар...уйларның иге-чиге юк...

Кайчанда булса без яхшы, шәфкатьле, намуслы өмет һәм мәхәббәт булган дөньяда яшәрбез дип өметләнеп калам. Ә моның өчен кул кушырып утыру дөрес түгел. Коррупциягә каршы көн саен көрәшергә кирәк. Мин коррупциягә каршы, мин мондый күңелсез күренешләрнең илебездә булуын теләмим!

Зөхрә Камалиева

Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе укучысы

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: