Фатир буенча бурычлар яңа хуҗага күчәме?
Фатир сатып алсаң, элекке хуҗаның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары яңа милекчегә күчәме?
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель ШАҺИДУЛЛИН аңлатма бирә:
— Гомуми кагыйдәләр буенча, торакның яңа милекчесе фатирның элекке бурычлары өчен җаваплы түгел. Чөнки Россия Гражданлык кодексының 210 нчы маддәсе нигезендә, коммуналь хезмәтләргә түләү — һәр милекченең бурычы. Бер генә искәрмә — Россия Торак кодексының 158 нче маддәсе 3 нче бүлеге нигезендә, фатир башка милекчегә күчкән очракта, күпфатирлы йортта гомуми кулланылыштагы милеккә капиталь ремонт буенча җыелган бурычны яңа хуҗа түләргә тиеш була. Шуңа да яңа торак сатып алганда игътибарлы булырга, барлык бурычларны тикшерергә кирәк.
Икенчел торак базарыннан фатир сатып аласың икән, элекке хуҗаның торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычы булмавы турында идарәче компаниядән белешмә соратырга, күчемсез милек бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) выписка алырга (анда торак хакында барлык мәгълүмат бар), хезмәтләр өчен түләү квитанциясен сорарга була. Анда бурычлар, түләүләр бөтенесе дә күрсәтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев