Хезмәт

Фәрит ШӘРИФУЛЛИН: "Террорчылыкка каршы көрәшнең нәтиҗәлелеге бер-берсенә бәйләнгән күптөрле факторларның җыелмасыннан тора"

Террорчылыкка каршы көрәшнең нәтиҗәлелеге бер-берсенә бәйләнгән күптөрле факторларның җыелмасыннан тора (сәбәпләрен һәм шартларын ачыклау һәм исәпкә алуның объективлыгы һәм тулылыгы, террорчылыкка каршы көрәш алып баручы бүлекчәләрнең профессиональ әзерлеге һәм техник җиһазланыш дәрәҗәсе, террорчылык куркынычына каршы торуның гомумдәүләт системасының үсеш һәм эшчәнлек дәрәҗәсе).

Кулланучыларның хокукларын һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә Федераль надзор хезмәте, Россия Федерациясенең гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм стихияле бәла-казаларның нәтиҗәләрен бетерү Министрлыгы, Россия Федерациясе белем һәм фән Министрлыгы күрсәтмәләре буенча белем учреждениеләрен яңа уку елына әзерләүне типовой чаралар планына туры килерлек итәргә кирәк. Типовой чаралар исемлегендәге террорчылык куркынычлыгы чараларының берсе булып, белем учреждениеләрендә тревога (куркынычны белдерү) сигналы урнаштыру тора.
ТР белем һәм фән Министрлыгы «Белем учреждениеләрен террорчылыктан саклауны тәэмин итү чаралары турында»гы хаты аша белем учреждениеләренә куркынычтан саклану кнопкаларының эшләвен регуляр рәвештә тикшереп торуны, ашыгыч рәвештә полиция нарядын чакыру, пожарга каршы автоматлаштырылган сигнализациянең эшләвен тикшерүне һәм нәтиҗәләрен махсус журналга язып баруны оештыру күрсәтмәсе бирелде. Куркынычсызлыкны саклау һәм террорчылыкка каршы саклану чаралары белән тәэмин итү өлкәсендә гамәлсезлек күренешләре бар. Куркыныч булуын белдерү сигналы кнопкасы булмау, тиешле куркынычсызлык шартларын булдырмау, балигъ булмаганнарның тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китерү белән бәйле күңелсез, авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Узган ел прокурор тикшерүе нәтиҗәләре буенча район судына белем учреждениеләрен куркынычны белдерү кнопкалары белән тәэмин итүне район башкарма комитетына йөкләү турында 45 дәгъва гаризасы җибәрелде. Бу гаризалар суд тарафыннан каралды, андагы таләпләрне район башкарма комитетына үтәргә дигән карар чыгарылды.
Шулай ук Балтач районы прокуратурасы тарафыннан табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдә халыкны һәм территорияне саклау законнарының үтәлеше тикшерелде.
2014нче елның үткән чорында бу чаралар тулысынча эшләнеп бетте. Шундый ук гариза район судына балалар сәнгать мәктәбе буенча җибәрелде һәм каралды, канәгатьләндерелде.
Федераль законның 4 маддәсе «Табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдә халыкны һәм территорияләрне саклау турында» гадәттән тыш хәлләрне кисәтүдә, юкка чыгаруда, халык һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдә саклау мәсьәләләрен хәл итүдә идарә органнарын, федераль башкарма хакимияте көчләрен, мөмкинлекләрен, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте, җирле үзидарә органнарын, оешмаларын берләштерә. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүдә бердәм дәүләт системасының төп бурычлары булып, халыкны массакүләм рәвештә җыелу урыннарында үз вакытында кисәтүне, тиешле мәгълүмат бирүне оештыру тора.
Җирле үзидарә органнары вазифасына халык массакүләм җыелган урында гадәттән тыш хәл туу яки туу куркынычы турында халыкка вакытында белдерү һәм мәгълүмат бирү тора. Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты «Янгыннан саклануны ныгыту чаралары турында»гы карарында җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә авыл җирлеге пунктларында янгын очрагын кешеләргә белдерүче тавыш сигналы бирә торган җиһазлар кую турында әйтелә. Әмма кайбер үзидарәләр территорияләрендә махсуслаштырылган техник җиһазланыш, кеше күп туплана торган урыннарда мәгълүмат белдерү мөмкинлеге юк. Бу мәсьәлә бүгенге көндә бик зарур.
Яшәешнең бүгенге этабында милли проблемаларның да күп төрен билгеләп була. Алар кайбер илләрдә кискенләшкән. Төрле илдә яшәүче халыклар милли яктан, этник яктан беркадәр аерылсалар да, җәмгыятьтә кеше факторы бер билгеләргә кайтып кала: Ул - кайсы да булса милләт вәкиле буларак, шул милләтнең теле, мәдәнияте сакчысы, милли үзаң дәвамчысы. Милли һәм милләтара аралашу, аңлашуда рухи даирәдә вак сорау һәм вак мәсьәлә була алмавын билгеләп үтәргә кирәк. Беренче карашка вак-төяк булып күренгән сораулар да, җитди аңлашылмаучанлык тудыра ала. Бу аңлашылмаучанлык кискенләшеп, үсеп китүдән сакланырга кирәк.
Озак еллар зур дәүләт белән идарә иткән Чыңгызхан сүзләрен китерәсем килә: дошманны яратмасаң да аның милли гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә кирәк.
Фото: http://ohrana.ru/archive1/61968/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: