Әгәр чикне белмәсәң
Балтач районы прокуратурасы хокук саклау органнары белән берлектә коррупциягә каршы максатчан эш алып бара. Коррупциягә бәйле хокук бозуларны ачу һәм профилактик эшләр буенча хокук саклау, җирле үзидарә һәм коррупциягә каршы көрәшне контрольдә тотучы органнар арасында тыгыз элемтә хакимлек итә. Әлеге элемтә түгәрәк өстәлләр, җыелышлар формасында тормышка ашырыла.
2012нче елда прокуратура тарафыннан берничә төрле юнәлештә тикшерү үткәрелде. Тикшерү законнарга каршы килгән 64 очракны ачыклады. Ачыкланган хокук бозулар буенча сайланган органнарга - 2, җирле үзидарә органнарына өч күрсәтмә җибәрелде. Муниципаль берәмлек уставларына карата да 19 протест белдерелде.
2012нче елда Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан коррупция белән бәйле җинаять эше ачылды. 4нче апрель көнне Кече Лызи җирле үзидарә җитәкчесенә карата ачылган җинаять эше каралды. Н.А.Петров 2010нчы елның августыннан 2011нең сентябренә кадәр үзенең вазыйфаи хокукларыннан оста файдаланып, ялган юл белән дәүләт бюджеты акчаларын үзләштерә. Югарыда күрсәтелгән вакыт аралыгында Кече Лызи җирле үзидарә башлыгы ярдәмче хуҗалык өчен ссуда алучы гражданнарга ялган мәгълүмат белән өч белешмә эшли. Тикшерү барышында А. Добромыслов, П.Гришкин, А.Миронов, Л.Петрова һәм В. Петров хуҗалыкларында савым сыерларының бөтенләй булмавы ачыклана. Н.А.Петров районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә ялган белешмә тапшырып, дәүләттән законсыз рәвештә 40 мең 745 сум акчалата ярдәм ала. Суд Петровны 2 ел да 6 ай ирегеннән мәхрүм итеп, әлеге җәзаны шартлы рәвештә ике ел дип билгеләде. Коррупция белән көрәш хокук саклау органнарына гына карамый, җәмгыять һәм дәүләтнең киләчәге өчен борчылган һәр граждан бу өлкәдә үзен җаваплы хис итәргә тиеш.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 март 2021 - 20:11Кузьым кузёзэ шедьтӥз Кылем арын Быдӟым Вормонлэн 75 аръем юбилеезлы сӥзьыса ёрос газет сочинениосъя конкурс ялэм вал.4900
-
6 март 2021 - 18:41Укучылар мәктәптә кайсы фәннәрне укырга теләми? Сораштыруда Россиянең 74 регионыннан 1,7 меңнән артык 8-11 сыйныф укучылары катнашты.9101
-
6 март 2021 - 17:11ИГЪТИБАР, ХАЛЫКНЫ КАБУЛ ИТҮ Халыкны кабул итү булачак. Кайда, ничек һәм кемнәр кабул итә?7801
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
5 март 2021 - 13:05Газетаның 8нче санында (5 март, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар10600
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.160501
-
5 март 2021 - 20:11Татарстанда яшәүче хатын нәни улын үтергән һәм үз-үзенә кул салган Ишегалдындагы мәетләрне гаилә башлыгы табып алган.47400
-
4 март 2021 - 16:11Тимер чүмеч белән кыйнаган... Ул балаларны каеш, такта, тимер чиләк һәм чүмеч белән кыйнаган.46900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика