Халык притоннарга каршы
Газетабызның 8нче февраль санында Балтач шәһәр җирлеге утырышыннан бирелгән язмада Балтачта притоннар барлыгы һәм аларга каршы бергәләп көрәшергә кирәклеге турында да әйтелгән иде.
- Шулай хәбәр итү бик дөрес булган, безгә инде халыктан сигналлар килә башлады, - ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Равил Таҗетдинов. Һәм үз исеменә махсус адресланган бер хатны әйтте. Анда Балтачта Камил Якуб урамында яшәүче Рамил дигән ирнең кешеләр җыеп, эчеп, бәйрәм ясап ятуы бәян ителгән. Ибраһимов урамында да шундый бер йорт бар икән. Шулай ук ялгыз яшәүче Камил дигән ирдән кеше өзелми ди. Яхшы ният белән юньле кешеләр килсә бер сүз дә әйтмәс идең. Тегеннән-моннан юнәткән аракыларын эчәргә исерекләр, хәтта хатын-кызлар да күп йөри икән. Өйләрендә притон ясаучы хуҗаларга закон каршында җавап тотарга вакыт җиткәндер шәт дип борчыла автор. Балтачыбызда өйләрендә шулай кеше җыеп «бәйрәм» ясап ятучы кешеләргә карата битараф булмаган, нәфрәтле булган кешеләр күп. Кичләрен Балтач урамнарында тәртип саклау өчен һәр оешмадан ике кешелек дружина отрядлары оештырганда да шундый притоннарга каршы көрәш тә беренче планга куелды. Кешеләр үзләре дә, югарыда телгә алынган автор шикелле, күршеләрендә шундый йортлар барын хәбәр итсәләр, көн саен халык дружиначылары да йөреп торгач, мондый притоннар эшчәнлегенә һичшиксез киртә куелачак. Дежурлыкны Балтач җирле үзидарәсе хезмәткәрләре үзләре башлап җибәргәннәр иде. «Мелиоратор» җәмгыяте, «МДСУ-1», коммуналь хуҗалык һәм башка оешма вәкилләре дә урамнарда тәртип саклау өчен үз графикларында намус белән йөргәннәр. Алар ярдәме белән яшьләрнең үзара тукмашуы булмый калган, бер гаиләдә ир белән хатынны татулаштырганнар. Гомумән, дежурлыкның нәтиҗәсе бар. Бердәм булсак, Балтачыбызда тәртипсезлекләргә урын калмас.
Фото интернет челтәреннән алынды.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 22:11Йөрәкме, әллә остеохондрозмы: ничек аерырга? Умыртка гына чыдасын! Нинди генә эш башкарсак та бөтен авырлык гәүдәнең нәкъ менә шушы өлешенә төшә. Шуңа булса кирәк, умыртка баганасы белән бәйле авырулар саны елдан-ел арта бара.5601
-
23 май 2022 - 21:21«Халык күбрәк ике төс кергән тәрәзә йөзлекләрен ярата» , ди райондашыбыз Ранил Кариле авылында яшәүче Ранил Гарифуллин тәрәзә йөзлекләре, почта әрҗәсе, капка бизәкләре ясый. Бу эшкә ул студент вакытында акча эшләү теләге белән генә тотынган булган.6801
-
23 май 2022 - 20:11Балтач биючеләре "Шома бас"тан җиңү белән кайтты (+фото) Мари-Иле Республикасында узучы «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурсында балтачлылар ел да катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешәләр.7200
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
20 май 2022 - 10:10Газетаның 19нче санында (20 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар32100
-
22 май 2022 - 18:41Иске сабын кисәкләрен ташламагыз! Дуслар, иске сабын кисәкләрен ташларга ашыкмагыз. Ни өчен икәнен түбәндәге язманы укыгач белерсез.41801
-
22 май 2022 - 15:41Плюсләре дә үзләренә, минуслары да Нөнәгәр авылында яшәүче Закировлар районыбызда иң тырыш гаиләләрнең берсе.39901
-
22 май 2022 - 12:41«Моны нәрсә белән тутырырбыз?» Кече Лызи авылында урнашкан «ФарМат» ширкәте турында районда күпләр ишетеп, аралашып та беләдер.36800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика